Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче балага заказ биргән?

«Татар-информ” хәбәрчесе бер концерт вакытында Рамазановлардан икенче бәби алып кайту-кайтмау планнары хакында сорашты.

news_top_970_100
Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче балага заказ биргән?

– Айгизәгә иптәш алып кайту теләге бар инде ул, - ди Ризат.

– Алла боерса, - дип өстәп куя Зинира аңа.

– Әлегә бит концерт программасы әзерләнгән, аңа күп көч түгелде бит инде. Шуңа күрә сезонны эшләп бетерергә кирәк, - дип аңлатты Ризат.

– Айгизәгә иптәш кирәк дибез инде, ул баштарак бик интекте, әле хәзер ияләнеп бетте генә, –  ди Зинира.

Аңа Ризат кушылды:

    – Айгизә хәзер “собственница” булды, бик каты көнләшә. Мин ваннада теш чистартканда, “Матурым, утны гына яндыр әле”, дисәм, уйнаган җиреннән чыга да: “Әтием, син миңа әйттеңме матурым?” - дип сорый.

    Башка артистларның концерт сезоны сентябрьдән майга кадәр дәвам итә. Ә Рамазановларның гыйнвардан декабрьгә кадәр бер сезон бара. Аларның концертлары Татарстанда Яңа елдан соң гына башлана. Димәк, Айгизәгә иптәшне кайчан көтәргә соң? Бергәләп санап чыгарыйк!

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100