Зинира һәм Ризат Рамазановлар чираттагы шәп җырларын тәкъдим итте
«Вәгъдә» җырын барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.
Зинира һәм Ризат Рамазановлар чираттагы премьераларын тәкъдим итте. Яңа җыр «Вәгъдә» дип атала.
Җырның сүзләрен һәм көен Таһир Сәмигуллин язган.
«Без яшь чактагы яратып җырлаган жыр», «Балачагыма алып кайттыгыз. Апа-абыйларым җырлап йөри иде», «Һәрвакыттагыча искиткеч» кебек комментарийлар һәм күпсанлы йөрәк рәсемнәре калдырган җырны тыңлаучылар.
«Ачуланмагыз. Нәрсәдер җитеп бетми», дип тә язган берәү.