Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зинира һәм Ризат Рамазановлар авылны сагыну турында дуэт яздырган

Инстачылар яңа җырга «гел тыңлыйсы килеп тора» дип бәя биргән.

news_top_970_100
Зинира һәм Ризат Рамазановлар авылны сагыну турында дуэт яздырган
«Татар-информ» архивы

Зинира һәм Ризат Рамазановлар «Авылкаем» җырына дуэт яздырган. Бу хакта инстаграмда «Татар эстрадасы — «Зур Баян» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Дәртле дә, шул ук вакытта сагыну сагышы булган җырны инстачылар «гел тыңлыйсы килә», «ут җыр», дип бәяләгән.

Кайтып киләм авылыма,

Каршы ала күл буйлары

Балык тотып уйнап үскән,

Инешләре, елгалары.

Кайтып киләм авылыма,

Сукмак төшкән урамнарың.

Урап узам әле тагын

Бер туздырып тузаннарын.

Сагындыра, сагындыра

Кайтмый торсам авылыма.

Кайта сиңа балакаең,

Хәлләр ничек, авылкаем?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100