Зинира һәм Ризат Рамазановларның чираттагы көчле һәм күңелне айкый торган җыры белән клибы музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Ниһаять… Күңелне тетрәндергеч, сез көтеп алган җыр. «Бер мизгел» дип атала», – дип язган иҗади гаилә социаль челтәрдәге сәхифәләрендә.
Яңа җырның авторлары – Сания Әхмәтҗанова һәм Айдар Тимербаев.
«Бик тирән мәгънәле, елата торган җыр», «Мондый хәлләр тик җырларда гына булсын иде», «Бик күңелгә үтеп керә торган җыр», – дип язган яшь аралаш тыңлаучылар.