Татар эстрадасының матур парларының берсе Зинира һәм Ризат Рамазановларның мәхәббәт турындагы чираттагы җыры чыкты. «Өлешемә тигән көмешем» җырын барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.
Яңа җырның авторлары – Айдар Минһаҗев һәм Айдар Тимербаев.
«Бик матур бомба-җыр булган. Башкаручылар – супер», «Һәрвакыттагыча ут инде», «Ниһаять, чыкты» дип хуплаган җырны тыңлаучылар.