Зинира һәм Ризат Рамазановлар куанычлы хәбәр белән уртаклаша. Җырчыларга «Башкортстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хакта алар социаль челтәрдә язды.
«Рәхмәт тамашачыларыбыз, рәхмәт Башкортстаным! Республика көне белән», – дигәннәр алар.
Мактаулы бүләкне алар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан алган.