news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зинира һәм Ризат Рамазановлардан яңа җыр: «Хисләремә каршы килмә»

news_top
Зинира һәм Ризат Рамазановлардан яңа җыр: «Хисләремә каршы килмә»
"Татар-информ" архивы

Зинира һәм Ризат Рамазановлар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә тамашачылар күптән көткән «Хисләремә каршы килмә» җырын тәкъдим итте.

Яңа җырның авторлары – Гөлчәчәк Садретдинова һәм Айдар Тимербаев.

«Бик тә үзенчәлекле, матур, дәртле җыр бу. Олы рәхмәтем иҗатташ дустым, татарның иң талантлы композиторларының берсе Айдар Тимербаевка, моңлы сандугачларыбыз Рамазановларга. Хөрмәтем чиксез сезгә. Иҗат уңышлары барыбызга да», – дип бәя биргән җырның сүзләре авторы.

Җырчыларның иҗатын яратучылар да күпсанлы «ут», «шәп» смайликларын калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар