Зинира һәм Ризат Рамазановлар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә чираттагы яңа җырларын тәкъдим итте. «Гашыйк булып, мәхәббәттә яшәргә язсын», – дип тели алар тамашачыларына.
Яңа җыр «Күзләреңә гашыйкмын» дип атала. Аның сүзләрен Илшат Гиниятуллин, ә көен Айдар Тимербаев иҗат иткән.
«Бик матур җыр», – дип бәя биргән яңа иҗат җимешен тыңлап караучылар.
Яңа җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга мөмкин.