news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зинира һәм Ризат Рамазановлар узып баручы ир-атны шатландырган

news_top
Зинира һәм Ризат Рамазановлар узып баручы ир-атны шатландырган
Фото: Җырчыларның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Сәүдә үзәгендә йөри идек, бер узып баручы ир-атка шалтыраталар. Ә «звонок»та безнең «Яратасым килә үзеңне» җыры куелган. Ризат абыйны туктатты да, телефонын сорап алып, сөйләшә башлады. Яңа танышыбыз Илдус абый белән тормыш иптәшенә чакыру билеты бүләк иттек. Абыйның ничек шатланганын белсәгез», – дип уртаклаша социаль челтәрдәге сәхифәсендә Зинира Рамазанова.

Бу вакытта ир-атка хатыны шалтыраткан булган. «Шәп ир, одеколон исләре килеп тора. Абыйны ташламагыз, бергә булыгыз», – ди Ризат, яңа танышының хатыны белән телефоннан сөйләшкәндә.

«5 бала булгач ничек ташласын инде?» – дип, җырчыларның яңа танышы бераз аптырап та куя.

Халык артистларның бу гамәлен хуплаган һәм бәхет елмайган абый өчен дә шатланган: «Супер молодецлар! Шулай кешелекле булып, кеше күңелен дә күрә белергә кирәк», «Ир-ат балалардан да артык куана».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар