Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зинира һәм Ризат Рамазановлар гаиләсендә тавыш нәрсә өчен чыга?

news_top_970_100
Зинира һәм Ризат Рамазановлар гаиләсендә тавыш нәрсә өчен чыга?
"Татар-информ" архивы

Зинира һәм Ризат Рамазановлар «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллина белән аралашканда, гаиләләрендә тавышның нәрсә өчен чыгуы хакында сөйләгәннәр. 

Ризат: «Гаиләдә төрле вакыт була инде ул. Киемнәремне үз урынына куймаган яки төреп куймаган өчен эләгә миңа кайсы вакытта. Мин Зинираны, киемнәрне юып кына туздырып бетерәсең, дип ачуланам. Артык чисталык ярата. Шуңа чыга тавыш».

Зинира: «Ләкин без алай үч саклап йөри торган кешеләр түгел. Тиз арада онытабыз, гафу үтенәбез. Ризат, гомумән, озак вакыт сөйләшмичә йөри алмый. Шаяртып булса да сүз башлый». 

Ризат: «Алай да булмаса, Зинира белән йокларга яткач, ул минем аякны азрак кытыкласа, мин шунда ук аны  кочаклап алам да, үпкәләрне онытабыз», – дип сөйләгән иҗади гаилә. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100