news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зинира белән Ризат Рамазановларның кызларын килен итеп алырга телиләр

Инстачылар Айгизәнең эшчән булуына шаккаткан.

news_top
Зинира белән Ризат Рамазановларның кызларын килен итеп алырга телиләр
Салават Камалетдинов

Зинира белән Ризат Рамазановлар инстаграмдагы сәхифәләренә кызлары Айгизә турында видео куйган. Анда кечкенә Айгизә абзарда сыер астын чистарта, аннары пычкы чүбе сибә. Шул арада сыерның хәлен дә белеп ала.

Җырчыларның виртуаль дуслары Айгизәнең тырышлыгына шаккаткан. «Сөбханалла, куллары эшкә килешеп тора», «Булган бала әллә каян күренә», «Әби-бабасы, әти-әнисе мал арасында эшкә өйрәтә», «Карале, җирәнми дә бит», «Эшләгәне кеше өчен булса, өйрәнгәне үзе өчен. Дөнья булгач бар да кирәк була», «Шәһәр кызы димәссең», дип комментарийлар калдырган алар.

«Миңа киленлеккә яхшы булыр иде», — дип хыялланган бер апа.

«Җәфаламагыз бу кызны. Уйнасын, йокласын, эшләр әле», — дип кызганып куйган бер егет.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар