Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зинһар ярдәм итегез. Миңа нишләргә...» 25 яшьлек авырлы хатын хастаханәдә үлгән

news_top_970_100
«Зинһар ярдәм итегез. Миңа нишләргә...» 25 яшьлек авырлы хатын хастаханәдә үлгән
"Татар-информ" архивы

Курганда 7 айлык авыры булган 25 яшьлек Ксения Галяминаның тамагы авырта һәм кан басымы төшә. Шуннан соң аны хастаханәгә салалар. Бераздан инфекцион хастаханәгә күчерәләр, биредә ул комага китә.  Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Тавышы бөтенләй диярлек югалган Ксения палатада видео яздыра. Ул ярдәм сорый. «Йоклый алмыйм. Зинһар, ярдәм итегез. Миңа нишләргә?» – ди ул.

31 декабрьдә Ксениягә кесарев кисеме ясыйлар, корсактагы үле баланы алалар. 7 гыйнварда Ксения үзе дә, аңына килмичә, вафат була.

Ксениянең туганнары табибларны гаепли. Әлеге очракны Россия Тикшерү комитеты башлыгы контрольгә алган. Тиздән гаеплеләр дә ачыкланыр кебек була. Ләкин Ксениянең адвокатына хәбәр иткәнчә, судмедэкспертиза нәтиҗәләрен 2026 елның июленә кадәр эзәрләргә мөмкиннәр.

«Тикшерүче сеңлемнең үлеме факты буенча комиссион медицина суд экспертизасы билгеләгән. Тикшерүче сүзләреннән билгеле булганча, экспертиза әзер булуның якынча срогы – 2026 елны уртасы», – дигән мәрхүмәнең апасы Виктория.

Аның сүзләренчә, җинаять эше ачылган, тик шикләнелүчеләр әле дә билгеләнмәгән. Ксения үлгән хастаханәдәге бер генә хезмәткәр дә эштән җибәрелмәгән. «Вакыт уза, гаеплеләр тыныч кына яши, эшли, балаларын тәрбияли. Ә минем сеңлем һәм аның баласы шул кешеләрнең гаебе аркасында юк инде», – ди Виктория.

Адвокат Елена Кузенкова сүзләренчә, экспертиза нәтиҗәләре иртәрәк тә булырга мөмкин. «Экспертиза срогын артык зур дип саныйм. Тикшерүче белән аралаштым. Ул, бу мәсьәлә хәл ителә, диде. Нәтиҗәләр иртәрәк тә билгеле булуы ихтимал», – ди адвокат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100