news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Зинһар, исән кайтыгыз»га көй язган Илназ Баһ Бөтенроссия конкурсында лауреат булган

news_top
«Зинһар, исән  кайтыгыз»га көй язган Илназ Баһ Бөтенроссия конкурсында лауреат булган
Фото: "Татар-информ" архивыннан

Татарстанның атказанган җырчысы Илназ Баһ Башкортстан Республикасы Уфа шәһәрендә «Время Героев» патриотик җырлар III Бөтенроссия ачык конкурсында беренче тапкыр композитор буларак катнашты. Ул бәйгедә «Зинһар, исән кайтыгыз» җырын тәкъдим итте.

Җырның сүзләрен Альбина Рәҗәп язган. Барлыгы 300 гариза килгән булган.

«15 төбәктән 36 катнашучы ярымфиналга чыкты. Илназ өченче дәрәҗә лауреат булды, аңа акчалата сертификат һәм бүләк тапшырылды. Котлыйбыз! Молодец, без синең белән горурланабыз», – дип язган тормыш иртәше Гүзәл Идрисова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Илназ Баһның иҗатын яратучылар күпсанлы котлауларга кушыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар