Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгынның сәбәбе билгеле булды

Белгечләр Кемерово шәһәрендәге “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгынның сәбәпләрен ачыклаган.

news_top_970_100
“Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгынның сәбәбе билгеле булды

Россия Тикшерү комитеты өлкән тикшерүчесе Рөстәм Габдуллин юлламасы буенча, бәйсез экспертиза бюросы “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгынның нәтиҗәләрен тикшергән. Белгечләр бинадагы электр чыбыкларының начар хәлдә булуын, ә янгын чыгуга яктырту плафоннары сәбәпче булганын ачыклаган. Бу хакта «Коммерсантъ» газетасына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Кемеровода, март аенда җепшетә башлагач, бинаның түбәсеннән су ага башлаган. Ул плафоннарга эләккән һәм алар вакыт-вакыт сүнә торган булган. Сәүдә үзәге хезмәткәрләре моңа игътибар итмәгән. Ләкин 25 мартта, янгын чыккан көнне, яктырткычлар су белән тулган була һәм шул сәбәпле кыска ялганыш барлыкка килгән.

Белгечләр сүзләренчә, сәүдә үзәгендә электр чыбыклары автомат сүндергеч җайланмалары белән кыска ялганыштан сакланырга тиеш булганнар, ләкин янгын булган көнне алар эшләмәгән. Бер версия буенча, алар төзексез хәлдә булган, ә икенчесе буенча, бу җайланмалар, гомумән, булмаган. Авария сүндергечләре чыбыкларның һәм тоташтыргычларның күп булуы аркасында, килеп чыккан проблемага рекция белдермәгән, дигән вариант та бар. Ничек кенә булмасын, бу сорауга җавап табу шактый проблемалы булачак, чөнки янгыннан соң сүдә үзәге бинасын сүттеләр.
 
“Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә янгын, кинозаллар урнашкан соңгы катта килеп чыкты. Нәтиҗәдә, 60 кеше һәлак булды, аларның күпчелеге балалар. Янгыннан соң, хокук саклау органнары 11 кешене кулга алды. Алар арасында – милекчеләр һәм сәүдә үзәге идарәчеләре, янгын сигнализациясен эксплуатацияләүгә һәм янгын сүндерүгә җаваплы кешеләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100