Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зимняя вишня» сәүдә йорты тарихы: геройларның һәм гаеплеләрнең язмышлары нинди булган?

«Зимняя вишня» сәүдә йорты тарихы: геройларның һәм гаеплеләрнең язмышлары нинди булган?

news_top_970_100
«Зимняя вишня» сәүдә йорты тарихы: геройларның һәм гаеплеләрнең язмышлары нинди булган?

"Зимняя вишня"дагы янгын кешеләрнең язмышларын үзгәртеп бетергән. "Московский комсомолец" газетасы шуны ачыклаган.

  • Кемероводагы "Зимняя вишня" сәүдә йортында 25 мартта янгын булды. 60 кеше, шул исәптән 41 бала һәлак була. Корбаннар саны буенча Россиянең яңа тарихындагы икенче урындагы янгын - 2009 елда Пермьдәге "Хромая лошадь" клубында 156 кеше үлгән иде.

Ике кызын югалткан Михаил Трусов

Янгында ике баласын югалткан Михаил Трусов телеканалларга күп интервьюлар бирде. Янгында якыннарын югалткан кешеләр бераздан аны гаепли башладылар. Кайгыга баткан ирне алар... тикшерүчеләр әйтергә кушканны кабатлый дип исбатларга тырыштылар.

"Московский комсомолец" язуынча, янгын булганда Трусов хатыны белән яшәмәгән һәм кызлары белән атнасына бер тапкыр гына очрашкан. Аның хатыны Ольга "Минем фаҗигам 25 мартта "Зимняя вишня"дан башланмады. Яңа ел көнне 18 ел яшәгән ирем өйдән чыгып китәчәген әйтте. Ул башка хатын янына китте. Без 4-5 көнгә бер тапкыр балаларга кагылышлы темаларга гына сөйләштек. 25 мартта ул балаларны кинотеатрга алып китте. Калганын беләсез", - дигән.

Ольга элекке ирен үзен генә коткару турында уйлауда гаепләгән, балаларны куркыныч хәлдә калдырып, янган кинотеатрдан чыгып качкан өчен җинаять эше кузгатуны сорап хәтта гариза да язган. Әмма Трусовка карата җинаять эшен кузгатмыйлар. Ул "үзенең нәрсә эшләгәненә җавап бирмәгән" дип бәялиләр.

Билет сатучы кызлар

Билет сатучы кызны кинотеатр тамашачыларын кисәтмәүдә гаепләделәр. Аның коллегасы кызның ни өчен беренче чиратта кинотеатрдагы балаларны коткармавын сөйләгән.

Билет сатучы кызның кыз туганы саунада эшләгән, ә күңел ачу комплексында улы уйнаган. Әнисе, өч туганы сәүдә комплексында булган. "Шулкадәр туганы булгач, билгеле, ул беренче чиратта баласын һәм үз туганнарын коткарырга чапкан", - дигән Наталья.

Тикшерүчеләргә ул кинозалга йөгереп кереп, янгын турында кычкыруын һәм кешеләрне коткаруын әйткән. Ә чынлыкта ул кинозалга йөгереп керә һәм... берни дә әйтмичә йөгереп чыгып китә һәм сәүдә йортыннан үз туганнарын коткара.

Натальяга карата җинаять эше ачмыйлар. Ул чәчтараш булып эшкә урнаша.

Тагын бер билет сатучы кыз - Алеся Бондаренко Белоруссиягә күченеп китә.

Классы белән һәлак булган балаларның сыйныф җитәкчесе

Трещевская бистәсендәге мәктәпнең бер классы тулысы белән диярлек һәлак була.

Балаларны мәктәпкә алып барган укытучы мәктәпкә эшкә чыкмаган. Әти-әниләр дә аны кичермәгән. Балаларның берсенең әтисе эчә башлаган, үзенә кул салган, коткарып калганнар. Тагын бер гаилә бистәдән күченеп китәр өчен акча җыюын әйткән. Бистәдә "Зимняя вишня" турында беркем дә сөйләшми дип яза "Московский комсомолец".

Кешеләрне коткарган хезмәткәрләр

"Зимняя вишня" хезмәткәрләре үзләрен генә коткарган дип гаепләделәр. Әмма алар арасында бик күп кешеләрне коткарып, үзләре агуланган, пешкәннәре дә бар.

Клоун булып эшләгән бер егет өченче каттан бик күп кешеләрне коткарган. "Зимняя вишня" хезмәткәре булганга, аны беркая да эшкә алмаганнар. Ул хәзер урамда чыгыш ясый, тиеннәр генә ала.

Екатерина исемле хатын янган бинадан соңгы булып чыккан, бер бала белән әнине коткарган. Кинотеатр кассиры Солошенкова, пенисонерка булса да, баскыч янында басып торган, кешеләргә юл күрсәткән. Кызганыч, ул кешеләрнең кинозалда карап торганын белмәгән. "Белгән булсам, керер идем", дигән ул.

Бу кешеләрнең батырлыгын беркем дә бәяләмәгән. Аларны каза күрүче дип танымаганнар. Гомумән, "Зимняя вишня" хезмәткәрләрен Кемеровода эшкә алмыйлар икән.

Гаепләнүчеләр

"Зимняя вишня"дагы янгында 15 кеше гаепләнә.

Янгын-коткару бүлеге җитәкчесе Сергей Генин битарафлыкта гаепләнә. Аны әти-әниләр кинозалга җибәрмәкче булган. Генин сәүдә йортының икенче ягына - каравылчылар булган якка юнәлә.

Сергей Генин - уңда. Фото: МЧС

Генинны янгын сүндерүчеләр яклый - адвокат яллаганнар. акча җыялар.

Янгын сүндерүче Андрей Бурсин үзенә кул салган, аны коткарып калганнар.

Янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы Игорь Полозиненко сәүдә йортындагы янгын сүндерү системасының начар хәлдә икәнен белгән. Әмма ул моңа күз йомган. Сигнализация өчен җаваплы Александр Никитин һәм янгын сүндерү системасын ясаган Георгий Соболев та бу кимчелекләрне белгән.

Сәүдә йортының идарәчесе Надежда Судденок формаль рәвештә "Зимняя вишня"ның хуҗасы булган. Шуңа да бар документларда аның имзасы тора. Хатынның ире юк, улы армиядә, ул авыру әнисе белән яши. Аның яклар кешесе дә юк.

Сәүдә йортының генераль директоры Юлия Богданова янгын системасының дөрес эшләмәвен белгән. Әмма авария хәлендәге сәүдә йортындагы кимчелекләрне бетерү юнәлешендә берни эшләмәгән.

Бинаны сәүдә йорты итеп үзгәртүгә рөхсәт биргән түрәләр кулга алынган. Аларның имзалары өчен ришвәт алганы билгеле - мәсәлән, төзелеш инспекциясе җитәкчесе 7 миллион сум акча алган. Кемнәргәдер фатир, кемнәргәдер машина биргәннәр.

Сәүдә йортының каравылчысы Сергей Антюшин янгын чыккач, тревога төймәсенә басмаган. Коткару хезмәтенә шалтырыткан һәм үзе чыгып качкан.

Бер генә гаепләнүче дә гаебен танымаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100