Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Зимняя вишня"ның экс-башлыгы кулга алынган

Чит илгә качкан эшкуар кулга алынуга сак астына эләгәчәк. Вячеслав Вишневскийның хәзер Испаниядә булуы мәгълүм, дип яза "ТАСС". 

news_top_970_100
 "Зимняя вишня"ның экс-башлыгы кулга алынган
Янгын чыгып, 60 кешенең гомерен эзгән "Зимняя вишня" сәүдә үзәгенең элеккеге директоры Вячеслав Вишневский Испаниядә булуы мәгълүм. Ул, ришвәт бирүдә гаепләнеп, суд тарафыннан читтән торып кулга алынган. Бу хакта Кемеровоның Үзәк район суды хәбәр итә.

"Ул Россия территориясендә пәйда булуга ук яисә кулга алынуга ике айга сак астына алыначак", - дип белдергәннәр хөкем чыгарган судья Инна Михайленконың кабул итү бүлмәсендә.

Хәзергә Вишневский Россиядән читтә. Тикшеренү комитеты мәгълүматлары буенча, ул Исаниядә яши. Тикшеренү комитеты аны халыкара эзләүгә бирергә теләвен дә җиткерде.

Тикшерүчеләр сүзләренчә, Вишневский Кемерово өлкәсенең дәүләт төзелеш күзәтчелек инспекциясе башлыгы Тәнзилия Комковога, аның улы Эдуард Комковка һәм "ИСК Ресурс" төзелеш компаниясе директоры Никита Чередниченкога 7 млн сум күләмендә ришвәт биргән.

Җинаять эше "Ришвәт бирү", "Ришвәт алу", "Ришвәт бирүдә арадашчылык" матдәләре буенча алып барыла.

Кемерованың үзәк суды "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгынга кагылышлы Никита Чередниченконы да кулга алган. Ул бер ай да 25 тәүлеккә, ягъни 2018 елның 25 декабренә кадәр сак астына алынган. Җәзаны ул 1 нче номерлы СИЗОда үтәячәк.

Билгеле булганча, 25 март көнне Кемеровоның "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын чыгып, 60 кеше һәлак булган иде. Әлеге эш буенча 12 кеше гаепләнелде, алар барысы да кулга алынган. Нинди роль уйнауларына бәйле рәвештә, аларга эшләренә салкын караш, дәүләт акчаларын тиешсез юнәлештә туздыру, вазыйфадан файдалану һәм мошенниклык буенча җәзалар каралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100