Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Зимняя вишня” фаҗигасенә бер ел: гаеплеләр табылганмы?

Кемерово шәһәренең “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә килеп чыккан фаҗигагә бүген бер ел. “Зимняя вишня” диюгә хәзер танылган җыр да, фильм да түгел, ә шул исемдәге сәүдә үзәгендә янып һәлак булган балалар искә төшә. Ул - 60лап кешенең гомере өзелгән урын. Бүген Россия Тикшерү комитеты "Зимняя вишня" фаҗигасе турында документаль фильм тәкъдим итте. Без әлеге видеодагы мәгълүматларны язып алдык.

news_top_970_100
“Зимняя вишня” фаҗигасенә бер ел: гаеплеләр табылганмы?

25 март, 2018 ел. Якшәмбе. Мәктәпләрдә язгы каникул башланган чак.

Бер ел элек Кемерево шәһәрендә булган янгын Кемерово халкын, фаҗига кагылган гаиләләрне генә түгел, бөтен илне елатты. Халык сугышта, фронтта түгел, ә тыныч тормышта, гадәти көндә өзелгән гомерләр өчен гаеплеләрне табарга теләде, алардан җавап ишетәсе килде.

РФ Тикшерү комитеты алдына куелган төп бурыч та шул. Бу бурычны тикшерүчеләргә Россия Президенты Владимир Путин йөкләде.

- Фаҗига килеп чыккан 17 мең квадрат метр мәйданны карап өйрәндек. Шунысын әйтергә кирәк, тикшерүчеләр тарафыннан ул трагедиянең беренче сәгатьләрендә ук карала башлады һәм берничә тәүлек дәвам итте. Җимерелгән корылма, җимерелгән түбәләр астында уникаль һәм дәвамлы тикшерү булды ул, - ди Россия Тикшерү Комитеты рәисе карамагындагы аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Рөстәм Габдуллин Тикшерү Комитеты әзерләгән фильмда.

Фаҗигадә якыннарын югалткан гаиләләр судтан гаеплеләрне бармак белән төртеп күрсәтеп, үз җәзаларын алуны таләп итте. Янгыннан соң ук РФ Тикшерү Комитеты рәисе Александр Бастрыкин: “Эшне башыннан ахырына кадәр тикшереп, һәр гаеплене энә күзеннән үткәрәчәкбез”, - дип ышандырган иде.

Сер түгел, янгын вакытында кемдер төтен арасыннан балаларны коткарырга тырыша, ә кемдер ярдәм итәргә теләүчеләргә дә аяк чала. Янгын һәм төтен күз ачып йомган арада, яшен тизлеге белән тарала. Шуңа күрә шаһитлар күрсәтмәләр биргәндә ялгышып та китә. Ә бу күрсәтмәләр гаеплеләрне ачыклау өчен аеруча да мөһим.

Ә гаеплеләр алда көтелгән күңелсезлекләрнең ни дәрәҗәдә икәнен белә торып, җаваплылыктан качарга да маташа. 25 март фаҗигасен төптән өйрәнү өчен унлап тикшерү эксперименты һәм уникаль экспертиза ясарга туры килә. Янгын картинасы секундлап өйрәнелә.

- Статистлар кинозалда кино караучылар урынына утырып, нәкъ шул ук картинаны карады. Хәтта кинозалга үтеп, “Янгын” дип кычкырган хезмәткәр кергән вакыттагы нәкъ шул минут һәм секунд сайланды. Әлеге экспериментта махсус техника белән фонографистлар һәм психологлар катнашты. Әлеге тикшеренү нәтиҗәләре берничә мөһим мәсьәләне чишәргә ярдәм итте. Нигә алар залдан чыкмаган? Бу сорау бик мөһим. Нигә кешеләр залдан чыгып, бәладән котылырга теләмәгән? Кинозалда 37 кеше үлде бит. 23 кеше запас эвакуация юлында үле килеш табылды. Билгеле булганча, аның ишеге бикле иде, - ди Рөстәм Габдуллин.

Тикшерү барышында йөзләгән суд-медицина экспертизасы, молекуляр-генетик тикшеренүләр үткәрелгән. Аларны илнең иң яхшы экспертлары ясаган.

- Янгын куркынычсызлыгы күпсанлы закон һәм приказлар нигезендә тәэмин ителә.

Тикшерүчеләргә бу норматив базаны ачыклау һәм анализ ясау кирәк иде. Ни өчен куркынычсызлык кагыйдәләре җиренә җиткереп үтәлмәгән? Бу сорауларга җавап табу өчен хокукый экспертиза ясалды, әлеге өлкәдә барлык закончалыклар өйрәнелде, экспертлар тикшерү куйган сорауларга җавап бирде. Закон тарафыннан барысы да каралган, ягъни кайсы вазифаи затның нәрсәгә җаваплы икәне акка кара белән язылган, - ди Россия Тикшерү Комитеты рәисе карамагындагы аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Рөстәм Габдуллин.

Әлеге масштаблы тикшерү вакытында күләгәдә калырга маташкан кешеләр дә калкып чыга. Ә саный китсәң, җитешсезлекләр буа буарлык монда.

Бина төзелгәндә үк күпсанлы ялгышлар, элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, янгын сүндерү системасының эшләмәве... Бина хуҗалары керем артыннан чабып, ничек кирәк шулкадәр чыгымнардан качарга тырышкан. Беренче чиратта, кешеләр куркынычсызлыгында экономия ясаганнар. Шикле тикшерү актлары, тиешенчә үтәлмәгән төзелеш проектлары, беркая да җибәрелмәгән хатлар. Моның кадәр хата-кимчелек белән “Зимняя вишня” ачылган көнне үк ябылырга тиеш булган.

  • Бүген “Зимняя вишня” фаҗигасе буенча өч җинаять эше ачылган. Әлеге эшләр буенча 15 фигурант гаепле дип санала. Беренче эш буенча тикшеренү узган елның августында ябылган инде. Шулай итеп, әлеге эш буенча гаепләнүчеләр “Зимняя вишня”ның генераль директоры Надежда Судденок, “Системный интегратор” компаниясе җитәкчесе Игорь Полозиненко, шул ук компания хезмәткәре янгынга каршы система инженеры, белеме буенча пешекче булган Александр Никитин, шәхси саклау оешмасы хезмәткәре Сергей Антюшин, 2нче санлы янгын сүндерү-коткару башлыгы Сергей Генин, “Кемеровский кондитерский комбинат” техник директоры Георгий Соболев тикшерү материаллары белән таныша башлый.

- Яшереп тормыйм, аларның кайберләре материаллар белән танышу вакытын суза килде. Тикшерү берничә тапкыр судка да мөрәҗәгать итте хәтта, - Россия Тикшерү Комитеты рәисе карамагындагы аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Рөстәм Габдуллин.

Шулай ук Кемерово өлкәсе буенча МЧС ның элеккеге башлыгы Александр Мамонтов, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Григорий Терентьев, төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Танзилия Комкова һәм аның улы Эдуард Комковка карата да тикшерү эшләре төгәлләнеп килә.

Элеккеге “Кемеровский комбинат”ның элеккеге башлыгы һәм комплексның тагын бер хуҗасы Вячеслав Вишневский бүген Польшада кулга алынган.

“Зимняя вишня” тарихындагы соңгы ноктаны суд куярга тиеш. Гаеплеләргә тиешле җәзасын бирү өчен генә түгел, илдә мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100