Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зимфира Гыйльметдинова Әнгам Атнабаевның шигырен укый: «Ник туйдырмый икән бу дөнья?»

2018 елда күренекле журналист Зимфира Гыйльметдинова шагыйрь Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган флешмоб оештырды.

news_top_970_100
Зимфира Гыйльметдинова Әнгам Атнабаевның шигырен укый: «Ник туйдырмый икән бу дөнья?»
"Татар-информ" архивы

2018 елда күренекле журналист Зимфира Гыйльметдинова шагыйрь Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган флешмоб үткәрү идеясен тәкъдим итте. Әлеге флешмобта җырчылар, артистлар, шагыйрьләр, сүз осталары катнашты. Проект авторы һәм оештыручысы Зимфира Гыйльметдинова үзе дә әлеге флешмобта катнашты һәм Әнгам Атнабаевның «Ник туйдырмый икән?» шигырен укыды.


Әнгам Атнабаев «Ник туйдырмый икән?»

Үбә-үбә, чәчләреңнән сыйпап,

Иркәләми икән куенында,

Утларында яндыра да икән,

Бозларында туңдыра да икән -

Әй усал да икән бу дөнья!

Бер тәгәрмәч кебек, тәгәри дә

Гел тәгәри икән — туктамый,

Чакрымнарың чакрым түгел аңа,

Елларыңны елга чутламый.

Сайлап тормый барыр юлларыңның

Тау-таш булмаганын — җайлысын;

Михнәтләрен тәмләп ашата да

Закускага бирә кайгысын.

Әзмәвердәй көчле егетләрне

Тал чыбыктай бөгеп елата.

Бер мәртәбә яшәттерер өчен

Сынап карый икән унлата -

Әй усал да икән бу дөнья!

Бозларында туңдыра да икән,

Яндыра да икән утында;

Тик утына салып яндырса да,

Бозларына салып туңдырса да,

Һич туйдырмый икән бу дөнья!

Ник туйдырмый икән бу дөнья?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100