Зима шәһәрендә пилорамада янгын вакытында ике коткаручы һәлак булган
Зима шәһәрендә пилорамада янгын вакытында ике коткаручы һәлак булган
Иркутск өлкәсенең Зима шәһәрендә шәхси пилорамада янгын чыккан. Ут белән көрәшкәндә, ике коткаручы һәлак булган. 15нче номерлы
17 мартта көндез Зубаков җитәкләгән отряд янгын чыккан урынга килә. Шәхси пилорамада киптерү камераларына ут капкан була. Якындагы агач материалларына ут кабу куркынычы туа. Ачык утны сүндергәндә, янгын сүндерүчеләр өстенә стена ишелеп төшә. Саклагыч киемнәре бу кешеләрне коткарып кала алмый. Алар урында ук җан бирә, диелгән әлеге хәбәрдә.
Евгений Зубаков янгын сүндерүче булып 9 ел эшләгән. Александр Мартынов бирегә 2017 елда урнашкан булган. Бу
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча баш идарәсе, Ангара буендагы барлык коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр мәрхүмнәрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Евгений Зубков һәм Александр Мартынов гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.