news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зилаер районында сабый бала анасы белән бергән янып үлгән

news_top
Зилаер районында сабый бала анасы белән бергән янып үлгән
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Зилаер районында янгында 1 яшьлек сабый кыз һәм аның анасы һәлак булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига 2 октябрьдә иртән була. Зилаер авылында 3 фатирлы бер йортта янгын чыга.

«8х12 метрлы йорт бөтен мәйданында ачык ут белән яна. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр 30 минут эчендә утны локальләштерә, аннары бөтенләй сүндереп бетерәләр. Кызганычка, янгын сүндергәндә 2 мәет табыла – 2022 елда туган кыз бала, аның 1986 елда туган анасы. Янгын чыкканда өйдә баланың әбисе дә була, ул чыгып котыла алган», – дигәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар