Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зилә авыр хәлдә...» – җырчы Азат Абитовның якын туганына ярдәм кирәк

news_top_970_100
«Зилә авыр хәлдә...» – җырчы Азат Абитовның якын туганына ярдәм кирәк
Салават Камалетдинов

«Беренче тапкыр мондый пост куям, ничек дөрес итеп язасын да белмим. Шуңа болай язам - ярдәм кирәк. 

Минем якын туганнарымның әниләре ягыннан туганнары Зилә авыр хәлдә. Анда рак таптылар, инде метастазалар да китте. 

Зиләне мин бәләкәй чагымнан ук беләм, бергә үстек дисәм дә була. Шуңа мин читтә кала алмыйм. 

Зилә үзе генә 9 яшьлек кыз үстерә, күптән түгел генә әтисе дә фаҗигале төстә үлеп китте. Әнисе Флизә апага, әби-бабаларына, туган-тумачаларына бу авыр хәсрәтләрне кичерүе бик авыр. 

Рамазан аеның иң хәерле, иң саваплы, иң олуг булган соңгы ун көнлегендә ярдәм кулы сузыйк әле. Ураза аеның һәр көне олуг, һичшиксез. Әмма соңгы ун көнендә сәдакалар бирү, изгелекләр кылу иң хәерледән санала. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип, хәлебездән килгән кадәр ярдәм итә алсак бик күп әҗер-савапларга ирешер идек. Алдан ук рәхмәт, олы йөрәкле кешеләр», - дип яза Азат Абитов. 

Зиләгә ярдәм кулы сузар өчен реквизитлар фотода. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100