Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зилә Дәрҗеманова: «Милли бизәкле кием кигән кеше милләтен саклауга зур өлеш кертә»

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 1 курс студенты, Әлмәт кызы Зилә Дәрҗеманова Алия Алиевага #минтатар сериясендә интервью бирде.

news_top_970_100
Зилә Дәрҗеманова: «Милли бизәкле кием кигән кеше милләтен саклауга зур өлеш кертә»
Зилә Дәрҗеманова

Зилә, татар кызы булуың белән горурланасыңмы?

Минемчә, татарларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, менталитеты бик камил. Татар кызы булуым белән горурланам. Шул сәбәпле, үз өстемдә булган җаваплылык турында да уйлыйм. Үземне идеаль татар кызы дип атый алмыйм, әмма булырга телим.

Хәзер модага татар атрибутикасы керә башлады. Моңа ничек карыйсың?

Мин бу күренешне ике куллап хуплыйм. Быел җәй «Печән базары»нда булганда исем китте — милли бизәкләр төшкән продукция ясаучы остазларыбыз искиткеч күп. Алкалар, яулыклар, күлмәкләр, ашъяулыклар булсынмы ул, башкаларымы… Алар бүгенге көнгә яраклаштырылган, ләкин милләтебезнең үзенчәлекләрен саклап калганнар.

Мин милли мода керүгә бик шат, моңа начар карап булмый. 

Үзем дә милли бизәкләр төшкән алкалар, брошкалар, заманча калфакларны бик яратып киям. Аларны башкаларда да күрсәм, сөенәм. 

Бу татар милләтен ничектер саклап кала яки аны популярлаштырырга булышамы? Ничек уйлыйсың?

Минемчә, милли татар бизәге кигән кеше үз милләтен саклап калуга, үстерүдә зур өлеш кертә. Чөнки ул татарлыгын башкаларга да күрсәтә. Бүтән милләт кешеләре дә мондый үзенчәлекне истә калдырачак, татарлар бит бу диячәк. Кызыксына башлаячаклар, безнең барлыгыбыз турында беләчәкләр. Бу бик яхшы күренеш дип саныйм. 

Казанга килгәч, күбрәк татарча сөйләшергә туры киләме, әллә русчамы? 

Казанга укырга киткәнче күбесе: «Татар телен инде онытырсың, зур шәһәрдә кирәкми бит ул», — диде. Мин дә шулай уйлаган идем, хәтта бераз борчылып та куйдым. 

Ләкин барысы да киресенчә булып чыкты. Татар телендә укыганга, иптәшләрем белән татарча сөйләшкәнгә күрә, телем бик камилләште. Әти кайчак: «Син бездән дә остарак сөйләшәсең инде хәзер», — дип шаяра. 

Моңа шатмын, ләкин киләчәктә башка телләрдә дә камил уйларга һәм сөйләшергә телим. 

Яшьләр татар теле белән кубрәк кызыксын өчен ниләр кирәк дип уйлыйсың?

Барысы да кешенең үзеннән тора. Ләкин хакимият тарафыннан да адымнар булырга тиеш дип уйлыйм.

 «Мин татарча сөйләшәм» проектын бик яратам һәм кирәк дип саныйм, хәттә рус дусларым да аның белән кызыксындылар, татар телендәге сүз байлыкларын арттырдылар. Менә шундый проектлар, бушлай татар теле курслары, татар телендә алып барыла торган гади һәм аңлаешлы чаралар булса, минемчә, телебезгә кызыксыну уяначак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100