Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәетләрне, машинаны кисеп, 3 сәгать чыгарганнар: 9 кешенең үлеменә китергән юл һәлакәте

25 гыйнвар көнне Тула астындагы трассада фура һәм Volkswagen Transporter микроавтобусы бәрелешкән.

news_top_970_100
Мәетләрне, машинаны кисеп, 3 сәгать чыгарганнар: 9 кешенең үлеменә китергән юл һәлакәте
Романов Кирилл / АиФ

25 гыйнвар көнне Тула астындагы «Калуга – Тула – Михайлов – Рязань» трассасында («Алтын Боҗра» Р-132 трассасы) Ленин районының Алешня авылы борылышында фура һәм Volkswagen Transporter микроавтобусы бәрелешкән. Соңгысының номеры Курск өлкәсенә карый. Бу хакта «tula.aif.ru» сайтында Антонина Афанасьева һәм Юлия Богомолова хәбәр итә.

Юл һәлакәте урыны Туладан чама белән 25 чакрым ераклыкта.

Фото: © скриншот

Нәрсә булган?

Дәүләт автоинспекциясенең төбәк бүлеге мәгълүматларына карганда, Volkswagen Transporter каршы як полосага чыккан һәм цистерналы йөк машинасына бәрелгән. Дәлилләнмәгән мәгълүматлар буенча, микроавтобус юлдан зигзаглар ясап килгән. Фура йөртүче бәрелештән тайпылырга тырышкан. Бәрелеш нәтиҗәсендә 2 транспорт та кюветка төшеп капланган.

Фото: © АиФ/ Романов Кирилл

Йөк машинасы 8 пассажир һәм йөртүче булган микроавтобусны үз астында изгән. Барысы да шунда урында үлгән. Арада балалар юк. «Калуга-24» телеканалы мәгълүматларына караганда, микроавтобус эченнән коткаручылар чемоданнар, әйберләр тутырган бауллар, төргәге белән документлар һәм Прибалтика илләре сим-карталары тапканнар.

Оператив видео кадрларыннан күренгәнчә, микроавтобустан берни дә калмаган, ә йөк машинасына зур зыян килгән.

Үлүчеләрнең мәетләрен, транспортны кисеп, 3 сәгатьтән артык алганнар.

Фото: © АиФ/ Кирилл Романов

Фураны йөртүчегә килгәндә, ул исән. ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, айнык булган. tula.aif.ru мәгълүматлары буенча, ул алып барган цистернада бетон өчен махсус катнашма булган булырга мөмкин. Аны катнашма һәм конструкцияләрнең сыйфатын яхшырту, шулай ук, материалның үзбәясен киметү өчен кулланалар.

Эш ачылган

Тикшерү турында хәбәрне төбәк прокуратурасы авариядән соң 2 сәгатькә якын вакыт үтүгә үз Телеграм каналында хәбәр итте, ә 3 минуттан төгәлрәк хәбәр килде: «йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы яки транспортны эксплуатацияләүдә саксызлык аркасында ике я күбрәк кешенең үлеменә китерүе» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре өлкә прокуратурасы контроленә куелган.

Һәлакәт булган урында хокук саклау органнарының эшен өлкә прокуратурасы беренче урынбасары Михаил Можаев, Тула өлкәсе Ленин районы прокуроры Дмитрий Сазанов координацияли. Прокурорлар кышкы юлда куркынычсыз хәрәкәтне бәяләячәк. Нигез бар дип табылса, прокурордан җавап реакциясе булачак.

Фото: © АиФ/ Романов Кирилл

Урынга, шулай ук, Тула тикшерүчеләре һәм процесс тикшерүе кысаларында криминалистлар да чыкты. Оператив-тикшерү төркеме эшен координацияләү өчен, урынга идарә җитәкчесе урынбасары Никита Севостьянов та килгән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100