Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, композитор, автор-башкаручы, радио һәм телетапшырулар алып баручы Зифа Нагаеваның бертуган энесе вафат булган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.
«Минем бертуган энем Зияны җирләүдә катнашкан барлык якыннарыма, авылдашларыма, туганнарыма зур рәхмәт. Туганым, син минем йөрәктә...» – дип язган ул энесенең фотосын куеп.
Зифа Нагаеваның һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз!