Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зифа Нагаеваны мунчага шәрә килеш баянда уйнап, җырлап торырга чакырганнар

Популяр автор-башкаручы Зифа Нагаевага туган көнендә нинди генә тәкъдимнәр килмәгән. Берәүләр акча сорап шалтыратса, икенчеләр җырчыны мунчага күңел ачтырырга чакырган. Бу хакта Зифа Нагаева Инстаграм битендә язган.

news_top_970_100
Зифа Нагаеваны мунчага шәрә килеш баянда уйнап, җырлап торырга чакырганнар
"Туган көн турында hаман яза, синдә генә инде туган көн димәгез, мәзәкләре калган. Көне буе шалтырату кабул иттем, чираттагы шалтыратучым: "Исәнмесез, Зифа Нагаева! Миңа бер-ике мең акча биреп торыгыз әле, иртәгә үк бирәм, нык кирәк иде шул!". "Мине вообще-то бүген туган көн белән котлап шалтыраталар", - дигән идем, - Әәә, диде дә, трубкасын куйды. Туган көн турында ләм-мим, бер сүз дә юк. 

Икенче көннең иртәсе, телефон шалтырый: "Исәнмесез! Минем иртәгә соңга туган көнем, миңа сезне тәкьдим иттеләр, ахирәтләр белән мунчага барабыз, безне "развлекать" итеп баянда уйнап җырлап торырга чакырырга иде сезне, түләү проблемасы юк!"

Эч катты көлеп, үземне шәрә килеш мунчада баянда уйнап, җырлап торганны күз алдына китердем! Әллә бизнес ачасы инде, мунчада уйнап, җырлап күңел ачтыручы буларак? Бәлки, яхшы гына акча эшләп китеп булыр иде, ничек уйлыйсыз?" - дип сораган Зифа Нагаева.

Киңәш бирүчеләр дә табылган: 
"Красиво жить не запретишь" диләрме әле? Миңа калганда, мин бармас идем андый мәҗлесләргә... Бу минем фикер!"
"Бик шәп идея бит бу! Зифа апа, бер 90 яшь тулгач, мунчада бизнес ачып җибәрсәгез дә була инде".
"Көлеп эчем катты, мин дә сезне мунчада күз алдына китердем".
"Менә шул кешеләргә үзләренә шундый тәкъдим ясап шалтыратсаң, бик каты ачуланырлар иде, үзләрен кимсетүгә санарлар иде, шулай бит? Ә сез юмор белән карыйсыз", - дигәннәр.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Туган кон турында hаман яза, синдэ генэ инде туган кон димэгез, мэзэклэре калган. Кон буе шалтырату кабул иттем, чираттагы шалтыратучым:,, Исэнмесез,Зифа Нагаева!Мина 1,2мен акча биреп торыгыз эле, иртэгэ ук бирэм, нык кирэк иде шул!,, ,,Мине вообще то буген туган кон белэн котлап шалтыраталар,- ,,дигэн идем.,,Эээээ...,, диде дэ трубкасын куйды/туган кон турында лэм-мим,бер суз дэ юк/. Икенче коннен иртэсе, телефон шалтырый.,,Исэнмесез! Минем иртэгэ сонга туган конем, мина сезне тэкьдим иттелэр,эхирэтлэр белэн мунчага барабыз, безне развлекать итеп баянда уйнап жырлап торырга чакырырга иде сезне, тулэу проблемасы юк!,,Эч катты колеп, уземне шэрэ килеш мунчада баянда уйнап, жырлап торганны куз алдына китердем......! Эллэ бизнес ачасы инде, мунчада уйнап, жырлап кунел ачтыручы буларак.Бэлки яхшы гына акча эшлэп китеп булыр иде, ничек уйлыйсыыыз?#зифанагаева #востребованность #новыеидеи

Публикация от Зифа Нагаева (@zifa_nagaeva)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100