Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зифа Нагаевадан яңа җыр: «Безгә җитте, казларга да җитте, әнкәй, синең кулың назлары»

news_top_970_100
Зифа Нагаевадан яңа җыр: «Безгә җитте, казларга да җитте, әнкәй, синең кулың назлары»
Зифа Нагаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Сезнең хозурга яңа җырым, моңдашларым!» – дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсендә танылган композитор, шагыйрь Зифа Нагаева. «Әнкәемнең ак казлары» җырының сүзләрен һәм көен дә ул үзе язган.

«Читәннәрдән үргән ояларда

Оя-оя иде казларың.

Безгә җитте, казларга да җитте,

Әнкәй, синең кулың назлары.

Күкләр ярып күлгә төшә иде

Әнкәемнең ап-ак казлары.

Әй кайтасы иде, шул вакытны

Күреп килер өчен нибары...»

Җырның сүзләре тыңлаучыларның күңеленә үтеп кергән, балачакка, әниле вакытка «алып кайткан», хатирәләрен барларга этәргән.

«Бик матур, искиткеч жыр булган бу, афәрин! Сезнен һәр җырыгыз матур. Үзегез кебек моңлы җырчыга бирегез инде бу җырны»;

«Тагын нинди таланты бар икән бу ханымның! Булса да булыр икән моң, күңелләрне җилкендерерлек сүзләр. Балачак хатирәсе яңарды. Тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Сокланып туймыйм!»;

«Зифа ханым, бик тә матур җыр булган. Сабый чакларга кайттым. Тыңлаганда, карават астында утырган каз, аның аякны тешләп алулары, бәбкә саклаган чаклар искә төште. Сез бигрәк тә оста инде, яңадан-яңа җырлар көтеп калабыз. Рәхмәт сезгә!»;

«Зифа ханым, сез җырлаганда, сезне тыңлаганда, күпме күңел дәфтәрләрен актардым. Су буенда бөтен авыл баласы каз бәбкәләрен саклый идек. Балачакка, туган авылга алып кайтты җырыгыз», – кебек комментарийларны бихисап калдырган Зифа Нагаеваның иҗатын яратучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100