Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зифа Нагаева яраткан җырчысына рәхмәт әйтә: «Концертта әнә ничек халык күтәрде сине!»

Композитор «асыл җырчылар җыелган» концертта булуын язган.

news_top_970_100
Зифа Нагаева яраткан җырчысына рәхмәт әйтә: «Концертта әнә ничек халык күтәрде сине!»
"Татар-информ" архивы

Башкортстанда яшәп иҗат итүче бик күп популяр җырлар авторы, шагыйрә, композитор Зифа Нагаева җырчы Иркәнең концертында булган. Зифа ханым Иркәне хөрмәт итүен, тагын да күбрәк җырлар иҗат ителүен теләгән.

«Менә ни өчен яшисе килә бу тормышта! Йөрәк түрләремдә тибрәтеп тудырган җырларымны җаннарымны өзеп җырлаучыларым бар! Шуларның берсе — ул минем тарафтан бик хөрмәт иткән, бик яраткан моңдашым — Иркә!!! Рәхмәт сиңа, инде ничәмә еллар халыкка моңнарымны түгәсең, сансыз җырларым синең репертуарыңда. Концертта әнә ничек халык күтәрде сине!

Асыл җырчыларым җыелды, hәрберегезгә аерым рәхмәтләрем яусын, Алла теләгәннәрегезгә ирештерсен барыгызны да! Аерым рәхмәтләрем минем җырлавымны сезнең, синең башкаруда яратып кабул иткән тамашачыларыбызга! Әллә күпме алда фәкать синең тавышыңа языласы җырларым күп булсын! Кичәге бергәлектә, бердәмлектәге Казан концертым бер матур төш кебек кенә булып җил тизлегендә узды, вакытлар җил тизлегендә узсын да узсын әйдә, ә без, иҗатташ дусларым, җырлар ярдәмендә гомерләрнең матур киләчәгенә таба бергә барыйк!» — дип язган Зифа Нагаева.

«Кем гаепле дип актарынмыйбыз без хөкемдар түгел һәм берсен дә начар яктан түгел. Бары тик йөрәкләргә үтеп кереп, җаннарга рәхәтлек бирә торган җырлары аша яратабыз. Рәхмәт, Иркәбез», «Зифа ханым, бик зур рәхмәт сезгә! Иҗатыгыз, искитмәле тавышыгыз өчен, матур җырларыгыз өчен, Ходай Сезгә озын гомер, бәхет, шатлык китерсен! Иркәгә тиешле бәя биргәнегез өчен, бик моңлы аның тавышы, үзе дә бик сөйкемле, Зифа ханым, син просто супер!» — дигән комментарийлар калдырган тамашачылар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Менә ни өчен яшисе килә бу тормышта! Йөрәк турләремдә тибрәтеп тудырган җырларымны җаннарымны өзеп җырлаучыларым бар!Шуларның берсе ул минем тарафтан бик хөрмәт иткән, бик яраткан моңдашым -Иркә!!! Рәхмәт сиңа, инде ничәмә еллар халыкка моңнарымны тугәсең,сансыз җырларым синең репертуарыңда,кичә концертта әнә ничек халык кутәрде сине!Асыл җырчыларым җыелды, hәрберегезгә аерым рәзмәтләрем яусын,алла теләгәннәрегезгә ирештерсен барыгызны да!Аерым рәхмәтләрем минем җырлапымны сезнең,синең башкаруда яратып кабул иткән тамашачыларыбызга! Әллә купме алда фәкать синең тавышыңа языласы җырлапым куп булсын!!! Кичәге бергәлектә, бердәмлектәге Казан концертым бер матур төш кебек кенә булып җил тизлегендә узды,вакытлар җил тизлегендә узсын да узсын әйдә, ә без,иҗатташ дусларым, җырлар ярдәмендә гомерләрнең матур киләчәгенә табан бергә барыйк! #зифанагаева #иркә #уфаказандуслыгы #кузгәкузкарашып @_tugan_tel_kanal

Публикация от Зифа Нагаева (@zifa_nagaeva)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100