news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зифа Нагаева: «Ил алдындагы бурычыбызны үтәп яши белсәк иде»

news_top

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева, үзенең гражданлык бурычын үтәп, сайлауларга барган.

«Хәерле көн, дусларым, сайлауларга киттек. Ә сез бардыгызмы әле? Бөек ил – Россиядә яшибез. Шунда туганбыз, үскәнбез, кеше булганбыз, гаилә корганбыз балалар үстергәнбез. Соңгы сулышкача, хезмәтебез белән дә, кем кулыннан күпме килә, ил алдында бурычыбызны үтәп яши белсәк иде. Аңа тугры калсак иде», – ди ул.

Зифа Нагаева үзенең матур, мәгънәле теләкләрен дә җиткерә.

«Илгә тотрыклылык, күкләребезгә тынычлык, аяз таңнар телим», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар