news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зифа Нагаева: «Олы кайгы белән кайтып барышыбыз Авыргазыбызга….»

news_top
Зифа Нагаева: «Олы кайгы белән кайтып барышыбыз Авыргазыбызга….»

Автор-башкаручы Зифа Нагаева дусларына авыр хәбәрен җиткерә. Аның якын дусты вафат булган.

«Районга, туган якларга шатлык белән генә түгел, кайгылар белән кайтулар да чиратлый. Бүген олы кайгы белән кайтып барабыз Авыргазыбызга. Республикабызга хезмәте белән бик зур өлеш керткән, 100 процент гомеремне бергә үткән дустым Галинур Мөлековны җирләргә кайтып барабыз. Кызганычка, арабыздан китеп барды.

Күңелләрем ярсу, хисләрем тулы, әйтер сүзләрем шулхәтле күп… Алар шигъри юлларга күчә.

Ярсу атлар кебек чабып үттең гомереңне.

Туган да ук белгәнсеңдер еракларны күререңне.

Данлы үттең, хезмәт белән исбат итеп,

Бу дөньяда килде-китте кеше түгелеңне.

Җан дусларга, балаларга, туганнарга, сөйгәнеңә, гаиләңә,

Ил итмәккә, туган җиргә мул өләштең

Җан җылысы бүлемеңне,

Ярсу атлар кебек чабып үттең гомереңне.

Матур үттең, шанлы үттең, җырлап үттең гомереңне.

Йөрәкләребездә мәңге сакларбыз. Тыныч йокла дустым, – дигән Зифа Нагаева сторисларында.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 сентябрь 2023
    Исемсез
    Кайгыгызны уртаклашам.. урыны ожмаhта булсын🙏 Бик матур шигырь багышлагансыз, рухына барып ирешсен, амин🙏
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар