news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зифа Нагаева нинди үкенечләр белән яшәгәнен әйтте

Бу дөньяда үкенечләрсез кеше юктыр ул. Әмма эшләнми калган эшләр, чынга ашмаган хыяллар, әйтелмичә калган сүзләр турында башкаларга ачылырга батырчылык итмибез шул, аларны күңел түрендә саклап яши бирәбез. Ә кайвакыт шул үкенечләрне яңартырга… бер җыр җитә.

news_top
Зифа Нагаева нинди үкенечләр белән яшәгәнен әйтте
Салават Камалетдинов

Танылган композитор, җырчы, алып баручы Зифа Нагаева әнисенә багышлап язылган җырны башкарганда әнә шундый үкенечле хатирәләргә бирелгән.

«Әнием исән чакта аңа атап иҗат ителгән, җырларым арасында әниемнең иң яраткан җыры. Бүгенге юбилей героем өчен махсус үтенеп җырлаттылар да, елаттылар… Бу җырымның сүзләре әниемнең кабер ташына уелып язылды…Әниемнең ялгызлыкта үткән, безне кеше итим диеп өзелгән гомерләрен уйлап өзеләм…

Матур, җайлы, килешле киемнәр алып бирер идем. Тәмле ризыкларым белән сыйлар идем. Юк инде, берни дә кабатланмый… Мондый уйлар үзең җирдә яшәгәндә сине беркайчан ташлап китми икән», — дип яза ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар