news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зифа Нагаева: «Элек артымнан бабайлар кычкырып кала иде, хәзер...»

news_top
Зифа Нагаева: «Элек артымнан бабайлар кычкырып кала иде, хәзер...»
Фото: видеодан скриншот

Зифа Нагаева йөгерергә чыккан. Үзе әкрен генә «Кышкы учак» җырын җырлый. «Акырып җырламыйм. «Түбәсе киткән» хатын җырлый-җырлый йөгерә, дип әйтер халык. Матур көн, ак кар ява», – дип хисләнә-хисләнә, сокланып йөгерә ул.

Зифа Нагаева элек һәм хәзер яшәгән урынында кешеләрнең төрле булуын сөйли.

«Элек «нижегородкада» чакта, йөгергәндә, урамда башка контингент иде. Абзыйлар, бабайлар арттан: «Кая чабасың инде, эт кудырып йөрисең!» – дип кычкырып кала иде. Хәзер яшәгән җиремдә яшь егетләр: «О, афәрин, без сезнең белән эшкә йөгерәбез», – диләр. Менә кемгә тигезләнергә? Яшьләргә, әлбәттә», – дип сөйли ул язылучыларына һәм матур теләкләрен җиткерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар