Зифа Нагаева чанада шуа: “Авыл егетләре ярдәмендә балачакка кайттым!”
Танылган шагыйрә һәм композитор Зифа Нагаева Инстаграм битенә чанада шуган видеосын керткән.
“Сөенче! Кыш килә бугай. Бүген, ниhаять, буранлап кар яуды. Аз гына вакыт эчендә авыл егетләре ярдәмендә балачакка кайттым. Чанасы бит әле аныыың, нәкь без үскәннән калган. Беренче карлар белән сезне, инстадусларым, хәвефсез, шатлыклы кышлар килсен!”