Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зифа Нагаева Фән Вәлиәхмәтовны озаткач: «Кайда сез сәхнә тоткан артистлар, язучылар?»

news_top_970_100
Зифа Нагаева Фән Вәлиәхмәтовны озаткач: «Кайда сез сәхнә тоткан артистлар, язучылар?»
Салават Камалетдинов

Бүген мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов белән хушлашу мөрәсимендә булган автор-башкаручы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева социаль челтәрләрдә бик тә әрнүле сүзләр белән чыкты.

Зифа Нагаева Фән Вәлиәхмәтовны котлап җыр башкара. 1 ел элек.

Фото: © Шаран районы төркеменнән

Зифа Нагаева легендар җырчыбыз белән хушлашу чарасында сәхнә тоткан йолдызлар һәм татар язучылары булмауга гаҗәпләнүен һәм гарьләнүен белдерә. Чыгышыннан аңлашылганча, ул тумышы белән Башкортстаннан булган иҗат әһелләренә мөрәҗәгать итә.

«Кайтып киләм Фән Вәлиәхмәтовны озатып… Халкыбызның горурлыгын, бөек татар егетен озатып… Әрнеп кайтып киләм. Үзебез һәм сезнең өчен әрнеп кайтып киләм….

Кайда сез, «йолдызлар»? Кая сез сәхнә тоткан артистлар? Сез кайда идегез бүген? Нигә Фәнне озатырга килгән билгеле кешеләр арасында «йолдызлар» бүген булмады? Гаҗәпләнүләрем, ис китүләрем бетте, дип уйлаган идем, бетә торган түгел икән.

Әлбәттә, һәр кеше үз күңеле белән яши. Фән минем күп җырларымны җырлады, әмма мин җыр өчен генә бармадым хушлашырга. Сәнгатебездәге бөек артистлар – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, өченчесе Фән Вәлиәхмәтов иде. Алдагы икесе безнеке түгел, Татарстанныкы. Ә Фән Вәлиәхмәтов – Башкортстан горурлыгы булды.

Сез кайда калдыгыз, сәхнә «йолдызлары»? Конкурентлык турында сөйлисез сәхнәләрдә, җиңүләр яулыйсыз, халыкка якынаю юлларын эзлисез. Фән абыйны озатырга килергә кирәк иде, дигән уй кереп чыккан берничә генә кеше булса да, мин бүген үземнең татар милләтем өчен гарьләнеп кайтып килмәгән булыр идем. Гафу итегез, хөрмәтле артистларым. Яшисез инде. Ул күкләрдән багар, ә сез җирләрдә яшисез. Кем өчен? Кем өчен җырлаячаксыз?

Җырчылар турында әйтеп үттем. Үзәк өзгеч әрнү, шулкадәрле гаҗәпләнү җырчыларга карата. Картаеп баруыммы икән, ләкин миндә кешеләргә, җырчыларыма карата ихласлык көчле. Ә язучылар кайда? Язучылар союзы бар. Фән Вәлиәхмәтов катнашкан чараларның дәрәҗәләре зур булды. Язучыларның бик күп сүзләренә җырлар язды. 2 шагыйрь – Вәлит Иләмбәтов белән Рамил Чурагулов булды хушлашу чарасында. Алардан да шигырьләр көттем, әмма көтеп җиткерә алмадым.

Кая безнең язучылар, кая безнең милләт? Без, милләтара тату түгелбез, дип тиргибез. Каян бездә милләтара татулык булсын, кайчан без үзебезнең милләтебезгә дә тугры түгелбез?!

Зифа Нагаеваның инде беркемнән дә курыкмый торган вакыты җиткән, пенсия акчасына яши торган. Аллаһка шөкер, минем иптәшем, балаларым бар. Ләкин халкыма хезмәт итүдән туктаганым юк. Һәр таң атканнан киченә кергәнгә кадәр, кешелеккә кирәк булу – иң зур бәхет дип, рәхмәтле булып, догалар укыйм. Болай булмый. Без бит әле бу якта, фанилыкка күчмәдек. Яшәргә өйрәнергә артта калмадыкмы соң без? Соң түгелме яшәргә өйрәнергә? Ни өчен шулай җан өзгәләнә?

Курыкмыйм, бу турыда кычкырып әйтәчәкмен, бөтен социаль челтәрләрдә дә, матбугат битләрендә дә әйтәчәкмен. Дустым мине гафу итсен, әйтәчәкмен. Чөнки ул – милләтебезнең лаеклы улы», – дип сөйләгән җырчы «ВКонтакте» сәхифәсендәге «Башкортстан татарлары» төркемендә, татар язучылары һәм җырчыларына мөрәҗәгать итеп.

Мәшһүр тальянчы, җырчы Фән абый Вәлиәхмәтов 12 октябрь көнне арабыздан китте. Аны бүген туган ягы – Башкортстанның Шаран районында әнисе кабере янәшәсенә җирләделәр.

Фән Вәлиәхмәтов белән хушлашу мәрасименнән. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров чыгыш ясый.

Фото: © tatar-congress.org

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 октябрь 2024
    Исемсез
    Барлык артисларда машинада йэрилэр машиналары белэн фэн вэлиэхмэтовны сонгы юлга озатырга барырга була Иде инде нигэ Бер артист булсын оят кирэк сезгэ,Кеше исэн- вакытта гына искэ аласыз э мэнгелеккэ китеп баргач югаласыз,качасыз,бердэ эйбэт булмаган шул сезнен тарафтан,зифа Нагаева дэрес эйтэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100