news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зифа Кадырованың яңа китабы 10 000 тираж белән чыкты!

news_top
Зифа Кадырованың яңа китабы 10 000 тираж белән чыкты!
Фото "Татар-информ" архивыннан

Зифа Кадырованың «Язмышыңа язылганны» дип аталган яңа китабы чыкты. Язучы Чаллыдан Казандагы «Идел-пресс» типографиясенә зур фура машинасы белән килеп, 10 000 данә тираж белән чыккан китапларны алып киткән. Бу турыда ул социаль челтәрләдә интервьюда сөйләгән.

Зифа Кадырова китапның әтиләр һәм ирләр, бүгенгө көн таләпләре, афәтләре, мәхәббәт темасына багышлануын әйтә. Китапның дәвамы булачак, ди ул.

Китапның 1 меңен чыкканчы ук таратып бетергәннәр. Төрле кибетләр тарату өчен дә алып киткән.

«Интернет челтәренә китапны элмәсеннәр иде. Мин моны каты тыям, мины тыңламыйлар. Тик моның бер чиге бар барыбер», – ди автор.

Фото: © https://vk.com/wall121516920_1375, Зифа Кадырованың социаль челтәрдәге сәхифәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар