Зифа Басыйрова исеме мәңгеләштерелде: иреннән баш тартырга мәҗбүр булган аяныч язмыш иясе
Казанда җырчы һәм театр актрисасы, ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачылды. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Татарстан урамы, 16/78 йорт адресы буенча урнаштырылды. Җырчының катлаулы язмышы, казанышы һәм фаҗигасе турында – «Интертат» язмасында.
«14 яшенә кадәр балалар йортында тәрбияләнә»
Мемориаль такта ачу чарасын Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырды. Чараны Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды. Ул Зифа Басыйрованың халыкчан җырлау манерасы белән бик тиз халык күңеленә кереп калганын билгеләп үтте, җырчының биографиясе белән таныштырды.
– Зифа Басыйрова. Бу исем татар халкы өчен бик якын, һәм ул аның канында, җанында яши. «Әллүки», «Зиләйлүк», «Әҗе көе», «Кара урман», «Уел»... Бу җырлар Зифа Басыйрова исеме белән телгә алына, буыннан-буынга күчеп, милләтебезне барлый, җырлата, елата. «Илем нинди газаплар күрсә, мин шул газапларны күрдем», – дип әйтә ул. Революция еллары, Бөек Ватан сугышы еллары, ачлык, ятимлек, сәхнәгә килү, театр сәхнәсе, эстрада сәхнәсе, танылу һәм мәңгелеккә күчеш... Мемориаль такта урнаштыру мизгеле мәңгелеккә күчкәндә бер бизәк булып тора.
Зифа Басыйрова 1910 елның 4 июлендә Мөслим районы Мөслим авылында дөньяга килә. Әти-әнисе ачлык елларында вафат булганнан соң, Зифа апа 14 яшенә кадәр балалар йортында тәрбияләнә. Аннан соң, туганнары эзләп табып, аны алып китәләр. Зифа апаның җырлаганын күреп, комсомол комитетлары татар-рус телләре курсларына укырга Казанга алып китәләр. Зифа апа театр техникумында укый.
Җырның шигърияте бар. Шул шигъриятне сәхнәдән музыка аша җиткергәндә аның драма театры артисткасы булуы зур роль уйнаган, чөнки аның һәр чыгышы спектакль буларак кабул ителгән.
«Милләтнең күргән хәсрәте «Су буйлап» җырында Зифа Басыйрова тавышында ишетелә»
– Зифа апаның ире Гений Республиканец – сукбай (беспризорный) малай, – дип дәвам итте Фердинанд Сәлахов. – Аны «чекистлар» тәрбияли. «Чекистлар» аңа исем-фамилия куя. Егет бик яшьли ятим кала, әти-әнисен белми. Әмма ул татар егете була. Шуңа да әтисенең исемен Измайлович дип язалар. 1937 елда аны кулга алалар. Ул төрмәдә утырган вакытта аларның Рафаэль исемле уллары туа. Гений Республиканецны 1943 елда төрмәдән психбольницага җибәрәләр. Ул шунда үлә.
Бу – катлаулы гына түгел, куркыныч, коточкыч язмышлар... Бу вакыйгалар Зифа апаның тавышында, язмаларында, җырларында чагыла.
Музыка белгече Клара Таҗиева: «Су буйлап» җырын бик күп җырчылар башкарды, әмма Зифа Басыйрова кебек бу җырны беркем дә башкара алмады. Бу – эпоха җыры», – ди. Чынлап та, су агышы – язмышлар агышы. Милләтнең күргән хәсрәте, кайгысы, шатлыгы. Һәм ул «Су буйлап» дигән җырында Зифа Басыйрова тавышында ишетелә.
Зифа апа 1936 елда театр техникумын тәмамлагач, Галиәсгар Камал исемендәге театрга эшкә килә. Ул анда 20 ел хезмәт итә. 1955 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә җырчы буларак кабул ителә. 1964 елга кадәр шунда хезмәт кыла.
Революция, сугыш еллары... Зифа Басыйрова фронтовиклар алдында концертларда да катнашкан. Ул Һади Такташ белән күрешкән, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев белән эшләгән... Бүген безнең өчен әллә кайда – еракта булган кебек тоелган исемнәр.
Зифа Басыйрова студент елларында ук, беренче курстан, сәхнәдә драма актрисасы булып массовкаларда эшли башлый. Аңа кыска-кыска рольләр бирәләр. Аның төп роле – Хәбибулла Фәтхуллинның «Күзләр» пьесасында Рәисә роле, – диде Фердинанд Сәлахов һәм сүзне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка тапшырды. Айдар Сәетгәрәевич Зифа Басыйрованың якташы – Мөслим районыннан.
– Мемориаль такта башкалабызның үзәгендә урнашкан. Зифа Басыйрованың тормыш юлы авыр булуга карамастан, ул үз кыйбласын, юлын таба. Зифа апаның җырлары – без балачакта тыңлап үскән җырлар. Өйдә аның башкаруында җырлар яңгырап тора иде. Истәлек тактасы ачылу – зур вакыйга, – диде Айдар Сәлимгәрәев.
«Зифа апаның исеме милли җыр сәнгате тарихында мәңгелеккә калыр»
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Зифа Басыйрованы «республикада тирән эз калдырган җырчы» дип атады.
– XX гасырның бөек сәнгать эшлеклеләре арасында Зифа Басыйрова аерым урын алып тора. Ул – талантлы актриса гына түгел, кабатланмас матур тавышка ия булган җырчы. Татар дәүләт драма театрында Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт», «Изге әманәт», «Биш бүләк» музыкаль спектакльләрендә төп рольләрне башкарып, халык күңеленә кереп кала.
Татар дәүләт филармониясе солисты буларак, ул милли сәнгать, җыр юлына фидакяр хезмәт куя. Аның башкаруында «Дөм-дөм», «Мөслим», «Су буйлап» һ.б. җырлар татар музыкасының алтын фондын тәшкил итә. Зифа апаның исеме милли җыр сәнгате тарихында мәңгелеккә калыр. Бүген Зифа Басыйрованың исемен мәңгеләштерүдә чара шаһитләре булдык, – диде ул.
«Ире Гений Республиканец төрмә камерасында җәзаларга түзә алмыйча акылдан шаша»
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Зифа Басыйрованың чыгыш ясаганын күреп калган булган.
– Зифа Басыйрованың бакыйлыкка күчкәненә инде 45 ел узган. Ләкин аның исеме һәрвакыт безнең күңелдә, җырларын яратып тыңлыйбыз. Мин аны күреп калу бәхетенә ирештем. Миңа 8 яшь булганда, ул безнең авылга чыгыш ясарга килгән иде. Ул миңа бик өлкән яшьтә булып күренде. Югыйсә аңа ул вакытта 60 яшь тә булмаган... Чәй эчкәндә аның «шырт» итеп шикәр тешләгәне хәтердә. «Кара, нинди өлкән яшьтәге әби, тешләре әйбәт!» – дип исемдә калган. Шул күренеш әле дә күз алдында тора.
Аның язмышы да катлаулы булган. Зифа апа бик иртә әти-әнисен югалткан, балалар йортында тәрбияләнгән. Нинди моңлы бала булып үскән, дигән сүз.
Зифа апаның ире дә билгеле шәхес – Гений Республиканец дигән кеше. Сталин чорында репрессияләнә. Кызыксынган кешеләр Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре» роман-хроникасыннан укып белә ала. Ул әсәрдә күзгә яшьләр килерлек күренешләр бар. Ире Гений төрмәдә вакытта хатыны Зифа Басыйрованың җырлаганын тәрәзәдән ишетә. Гений Республиканец үзе дә ятим балалар йортында үскән, шуңа күрә аңа шундый исем биргәннәр. Ул татар кешесе булган. Төрмә камерасында җәзаларга түзә алмыйча, акылдан шаша. Хатыны Зифа Басыйрова шушы вакыйгаларның барысын да йөрәк аша үткәргән. Әлбәттә, ул башкарган җырларга фаҗига сеңгән. Зифа апа башкарганда, безнең күңелләрне тетрәндерә торган моң агылган.
Моннан тыш, Зифа Басыйрованың Хәсән Туфанның кодагые икәнен дә искә төшереп үтәсем килә. Зифа Басыйровага мемориаль такта кую башлангычы белән чыккан һәр кешегә рәхмәт. Аның истәлеге сакланырга тиеш. Ул – җыр, театр сәнгатендә зур урын тота торган шәхес, – дип искә алды ул.
«Без бурычларыбызны кайтарабыз төсле»
Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин истәлек тактасы куюда катнашучыларга рәхмәт әйтте.
– Артистларыбызның язмышы бер үк каләм белән язылган кебек: алар бер-берсенә охшаган. Бик авыр, ятим балачак, балалар йортында тәрбияләнү... Күрәсең, тормышка алар ныклы әзерлек белән килә. Югары дәрәҗәләргә ирешкәннән соң да авырлыклар аларны эзәрлекләп килә. Бу – кешене шәхес буларак та формалаштыра торгандыр.
Ул уйнаган рольләр үз вакытында бик популяр була. Хәтта Салих Сәйдәшев, Зифа Басыйрованы күз алдында тотып, үзенең бик күп әсәрләрен иҗат итә. Артист үзенең шагыйрен, композиторын эзләп тапкан очракта, әлбәттә, шедевр әсәрләр иҗат ителә.
Зифа апа 20 ел – театрда, 10 ел филармониядә эшләвенә, зур хезмәтен куюга карамастан, ТАССРның атказанган артисты дигән исемгә генә лаек була. Күрәсең, дәрәҗәле исемнәр тиз бирелмәгәндер. Аның вафатына киләсе елда 45 ел булыр иде. Бүген без бурычларыбызны кайтарабыз төсле, – диде ул.
«Беркайчан да авыр язмышын сөйләмәде, тормышка зарланмады»
Камал театры музее мөдире, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова Зифа Басыйрованың тавышын «кабатланмас» дип бәяләде.
– Беркемдә юк андый тавыш, һәм без аны тыңлап үстек. Миңа аның белән бергә үземнең беренче профессиональ адымнарымны башларга туры килде. Училищены тәмамлаганнан соң, мине филармониягә эшкә алдылар. Зифа апа төркеменә эләктем. Җәй буе гастрольләрдә йөрдек. Шул чорны бик сагынып искә алам. Фотоальбомымда Зифа апаның: «Искә алып карарсың, Луара», – дип язылган фотолары бар. Аның өчен җан әрнү бик көчле иде, әмма дә ләкин бүгенге тантана бу юшкынны юды.
Ул шулкадәр оптимист, тормыш яратучы кеше иде. Үз-үзен карап йөрде, битенә төрле үләннәрдән маска сөртә иде. Актанышта су буенда кояшта бергәләп кызынып, су коенып йөргән чаклар истә. Киләчәктә театр тарихы белән шөгыльләнәсемне кайдан белим? Бик яшь идем шул, бернәрсә дә сорашып калып булмаган. Ә үзе ул беркайчан да авыр язмышын сөйләмәде, тормышка зарланмады.
Зифа апа театрда Хәсән Туфанның хатыны Луиза Сәлиәскәрова белән дуслашалар, икесен дә уртак кайгы берләштерә. Әмма халкыбызга җырчы буларак билгеле, аның тавышын һәрвакыт таныйбыз.
Бүгенге гамәлне күрсә, бик тә шатланыр иде! Үз вакытында аны тану, аңа шатлык, бәхет бирү җитмәгән. 65 яшендә дә ул сәхнәдә җырлап йөрде. Тамашачыдан көч ала иде ул. Тормышы катлаулы булуга карамастан, бер дә зарланмады. Зифа апаның рухы шат булсын. Кояш кебек кеше булдың, синең турындагы хатирәләр һаман да күңелне җылытып тора, – диде Луара Шакирҗанова.
Зифа Басыйрованың ике оныгы да килмәгән иде
Зифа Басыйрованың туганы Альянаст Хәмидуллин Татарстан хөкүмәте, филармония җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. Истәлек тактасын ачу чарасында Альянаст абый Зифа апаның оныкларын – Тимур белән Эдуардны эзләде, әмма алар юк иде. Алар хәзерге вакытта кайда? Җавап бирүче кеше булмады…(Рафаэль Басыйровның мәдәният өлкәсен сайламавы, КАИда укуы билгеле).
– Әнинең әтисе белән Зифа апаның әтиләре – бертуганнар. Зифа апаның улы Рафаэль абый Хәсән Туфанның кызы Гөлгенә апага өйләнгән иде. Рафаэль абыйлар Тимур һәм Эдуард исемле уллар үстерделәр. Алар монда юк, килмәгәннәр (Альянаст абый аларның кайда икәнлеген белми иде, сәбәбен әйтә алмады). Зифа апаның тагын бер сеңлесе Әлмәттә яши. Зифа апа бөтен Советлар Союзы буенча гастрольләрдә чыгыш ясаган. Истәлек тактасы куелу – бик зур эш булды, бөтен туганнар исеменнән рәхмәтлемен, – диде ул.
– Бу – күптән көтелгән чара. Бөтен гомерен милләтенә хезмәт итүгә багышлаган кешенең исеме калырга тиеш. Истәлек тактасын кую, искә алу яшь буынга да кирәк. Ятимлектә үскән Зифа апа аны тәрбияләгән кешеләргә гомере буе рәхмәтле булган. «Җыр, халкым мине яшәргә өйрәтте», – дип әйтә ул хатирәләрендә. Шуңа да ул милләтенә хезмәт иткән, татар милләтен дөньяга таныткан. Сугыш вакытында да тылда хезмәт иткән апа-абыйларыбызга өмет, дәрт өстәп торган. Сугыш барган җирдә дә концертлар куйган, оптимистик җырлар җырлаган. Мөслимнең бер урамы һәм мәдәният йорты Зифа Басыйрова исемен йөртә, анда аның бюсты куелган, үзебезнең музейда Зифа Басыйрованың экспонатлары бар. Музейга кергән саен аның турында якты, матур хатирәләр сөйлибез. Милләтебезне танытырдай шәхесләребез туып, үсеп торсыннар, – диде Мөслим районы җирлеге башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.
«Зифа апаның үзен дә кулга алырга тиеш булалар, әмма...»
Зифа Басыйрова исемен мәңгеләштерүгә күп хезмәт куйган Флүр Баһаутдинов, берничә ел архивларда эшләп, җырчыны белгән кешеләр белән очрашып, истәлекләр барлап, Зифа Басыйрова турында китап чыгарганын әйтте.
– Мөслим районында тугач, Зифа апаның җырлавын ишетеп үстем. Язучы буларак, Зифа Басыйрованың 100 еллыгы җитә башлагач, аның турына китап язу эшенә тотындым. Берничә ел архивларда эшләп, аның Казандагы фатирына килеп, документларын, концертларда йөргән чемоданын алып калган идем. Хәзер ул чемодан Мөслимдә мәдәният йортында тора.
Берничә фактны әйтеп китәсем килә. Зифа Басыйрованың ире Гений Республиканецны кулга алганда, Зифа апаның үзен дә кулга алырга тиеш булалар. Әмма ләкин аны кулга алырга килгән кешеләр Зифа апаның йөкле булуын күрәләр, шул гына аны коткарып кала. Әмма ләкин театрда җитди җыелышлар була, Зифа апа шундый чыгыш ясый, рәсми рәвештә иреннән баш тартырга мәҗбүр була. Шулай итеп, ул үзен, баласын саклап кала. Менә шундый фаҗигале, кайгылы вакытлар кабатланмасыннар иде.
Бары тик Зифа Басыйрова җырласын гына, дип, Салих Сәйдәшев аның өчен махсус җырлар язган. Зифа Басыйрова – үзен театрда да, эстрадада да күрсәткән, актриса да, җырчы да булган Татарстанда уникаль кеше, – диде ул.
Зөлфия Мөхәммәтҗанова: «Истәлек тактасын ясаганда Зифа Басыйрованың җырларын тыңладым»
Мемориаль тактаның авторы – Зөлфия Мөхәммәтҗанова. Ул Зифа Басыйрованың җырларын тыңлап илһамланганы турында сөйләде. Мемориаль такта – ике як урамга карап торган итеп урнаштырылган.
– Кызыклы иҗади проектларны тормышка ашырырга ярдәм иткәне өчен Мәдәният министрлыгына, филармониягә рәхмәт. Истәлек тактасын ясаганда Зифа Басыйрованың җырларын тыңладым. Шулчак балачагым искә төште. Шуңа күрә барысы да уңышлы килеп чыкты, дип уйлыйм, – диде автор.
«Аны җырлатмадылар: «өстән» фәрман булган...»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыка белгече Филүсә Арслан:
– Зифа апаның Сабантуйларда җырлаганын хәтерлим. Аның кеше алдына чыгып җырлыйсы килә иде. Ул вакытта аны бик җырлатмадылар. «Өстән» фәрман булган, дип беләбез. Ә мин аны кечкенәдән тыңлап үстем. Авылда яшәгәндә, әле укырга да кермәгән чакта, Оренбург өлкәсе Чкалов шәһәрендә хезмәт иткән абыем патефон һәм бик күп пластинкалар алып кайтты. Анда Зифа апаның бик күп җырлары бар иде. «Агыйдел каты ага», «Басыйр җыры», «Хуш, авылым», «Тургай җыры» һ.б. җырлар. Пластинкаларны тыңлап, халык җырчыларның җырларын яттан өйрәндем.
Зифа апалар чорында халыкчан җырчыларга мөмкинлекләр бик юк иде, аларны кыскарта иделәр. Мәсәлән, Габдулла Рәхимкуловлар кебек халыкчан җырчыларны сәхнәгә менгерергә тырышмадылар. Бервакыт, Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов бер интервьюсында: «Зифа Басыйрова үзенең халык җырлары белән сәнгатебезне 30 елга түбән төшерде, дип, Нәҗип Җиһанов әйткән иде», – диде. Менә шундый сәясәт иде ул елларда.
«Бу бала я гомерсез була, я бәхетсез була»
«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Ләбиб Лерон:
– Зифа апаның әти-әнисе дә бик матур җырлаган. Әнисе Фәрхинур апа хәтта курайда да уйнаган. Кечкенә Зифаның моңлы бала булганын күреп: «Бу бала я гомерсез була, я бәхетсез була», – дигәннәр. Дөрес, ачлык елларында Зифа апаның әнисе вафат була. Аңа кадәр әтисе җан бирә. Үзенең гомере дә озын булмый. 69 яшендә вафат була, бүгенге көн күзлегеннән караганда, әлләни күп гомер, дип әйтмәс идем.
Ятимлек ачысын да күрә. 1937 еллар шаукымы да аңа бик нык тәэсир итә: ире Гений Республиканец репрессиягә эләгә, Зифа апа баласын ялгызы үстерә.
...Һәр районның күренекле җырчысы бар. Актаныш районы дигәндә ул – Әлфия Авзалова, Сарман һәм Тукай районы – Илһам абый Шакиров, Түбән Новгород дигәндә – иң элек Рәшит Ваһапов, дибез. Ә инде Мөслим районы дигәндә – Зифа апа Басыйрованы атыйбыз. Пенсиягә чыккач та, озак еллар җырлап йөри, туган якларына кайта, концертлар куя ул.
Мөслимлеләр Зифа апаны онытмый: аның исемендәге урам бар, музейларда аның белән бәйле экспонатлар урын алган. Зифа Басыйрова бүгенге көндә дә безнең белән яши. Машинада барганда да Зифа ананың җырларын тыңлап йөрим. Кызганыч, үзен күреп кала алмадым, – диде ул.
Зифа Басыйрованың ире Гений Республиканең Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре»ндә телгә алына
Югарыда әйтеп әйтелгәнчә, Зифа Басыйрованың ире Гений Республиканец һәм Зифа апаның язмышы Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре» әсәрендә яктыртыла. Гений Республиканец белән бер камерада төрмәдә утырган Ибраһим Сәлахов, иреккә чыкканнан соң, Зифа Басыйрова белән очраша. Җырчы иреннән рәсми төстә баш тартырга мәҗбүр булса да, күңеле һәм йөрәге белән аны ташламаган икәне аңлашыла.
Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре»ннән Гений Республиканецка кагылышлы өзекләрне тәкъдим итәбез.
«Казан төрмәсеннән бу юлны без, «аеруча куркыныч 5 җинаятьче», бергә башладык.
Беренчебез – яңак сөякләре калкып торган, зур кара күзле, калын кара чәчле Мәхмүт Әбҗәлимов. Һич борын төшерми, кайгырмый, нинди дә булса бер кызык уен, сүз табып кына тора.
Икенчебез – Мәхмүткә капма-каршы, тәбәнәк, юан, әмма гаҗәеп матур сынлы Гений Измайлович Республиканец – Казанда В.И. Ленин музеен оештыручы, аның беренче директоры.
Өченчебез – атлет гәүдәле Николай Васильевич Акимов.
Дүртенчебез – Ардалион Михайлович Нижегородцев, киптерелгән балык төсле ябык. Сары чәчле. Зур пыялалы күзлектән. Гел хәвефләнеп, тынычсызланып тора.
Бишенчебез – үзем.
Алда бер әйткән идем инде: Мәхмүт тә, Николай да, Ардалион да – бу хәлләр килеп чыкканчы комсомол җитәкчеләре булып эшләгән егетләр.
Без беренче тапкыр 1938 елның көзендә Казан вокзалындагы Столыпин вагонының бер караңгы, тар камерасында очраштык. Менә шуннан башлап бик күп еллар бергә булдык – уртак камерада утырдык, бер кашыктан ашадык. Ахырында Колыма приискаларына кадәр барып җиттек.
...Гений Измайлович икенче көнне иртәнге чәйдән соң, чират буенча кружкаларны юып, өстәлне сөрткәч, бик җитди кыяфәт белән:
– Беләсезме, егетләр, – диде, – минем башта бер даһи план туып килә. Көне буе монда бот күтәреп яту эш түгел.
– Әйдәгез, егетләр, – яткан урыныннан Николай сикереп торды, – хәзер начальниктан чаңгылар сорап алыйк та Иртеш артына походка китик.
Кемдер көлә башлаган иде, Гений, «күз»гә күрсәтеп, бармак янады.
– Тсс... Тик тормаган телдә бәла бар, ди. Көләбез дип, карцер режимына эләкмик.
– Үзең башладың, – Ардалион, кызарып-бүртенеп ачуланырга кереште: – Синең даһи планыңнан башка да сару кайный.
– Поход – киләчәк эше, – диде Гений, Николайга каpaп, Ардалионны ишетмәгәнгә салышып. – Анысы да булыр. Ә хәзергә мондый план – расписание тәкъдим итәм. Тыңлагыз...
– Әйдә инде, сузмыйча гына сөйлә.
– Ә сез бүлдермәгез. План мондый: һәр иртәдә – физзарядка. Аштан соң – дәрес.
– Менә бусы – даһиларча, инде мәктәпкә йөри башлыйбыз, – диде Ардалион, мыскыллы көлеп.
– Йөрмәскә дә була. Менә шушы бүлмәдә.
– Укытучылар?! – диде Ардалион, һаман каныгып.
– Беренче укытучы – син, физикадан. Ибраһим – шагыйрь, әдәбияттан. Николай – математикадан. Мәхмүт – тарихтан. Ә мин культура тарихыннан лекцияләр укый алам.
– Чыннан да, план гениальный, тик мөмкинлекләребез... чамалырак, – диде Николай, мыек астыннан гына көлеп (ул инде мыек җибәргән иде).
Дөресен әйткәндә, башта мин үзем дә, Генийның бу «даһи планы» эшкә ашуына шикләнеп, башкалар төсле көлеп караган идем. Ләкин көйләнде бит.
«Дөнья культурасы тарихы» буенча беренче лекцияне Гений Измайлович үзе башлады. Буйга кечкенә, гәүдәгә тулы, йөзе нурлы, борынгы грек скульптураларына охшаш матур сынлы (ярыйсы ук зур «тубал» баш). Ул, өстәл янына килеп басып, бик җитди кыяфәт белән:
– Иптәшләр, без тыңлаячак лекцияләрнең кереш темасы... – дип, профессорларча вәкарь белән сөйли башлагач, колакларыбыз торды.
– Кара әле, тубалбаш, сине юкка гына Гений дип атамаганнар икән, – аркасыннан кагып, Мәхмүт аны мактап та алды.
Беренче лекция тирән эчтәлеге белән барыбызга да ошады.
Икенче көнне кафедрага Ардалион чыкты. Математика тарихыннан башлады. Аннан – Мәхмүт, Николай, мин...
Шулай итеп, безнең 5 факультеттан торган университет эшли башлады.
Уянгач ук – физзарядка. Аннан – барлау. Иртәнге аш. Аннан соң барыбыз да өстәл янына тезелеп утырабыз. Бары тик конспект язар өчен кәгазь, карандаш кына юк. Лекция – төшке ашкача. Аннан соң – ирекле уеннар. Мәхмүт ипидән бик матур итеп шахмат сыннары эшләде.
Уеннан соң – уку. Төрмә китапханәсе бик бай икән – барлык классиклар да бар. Кичке ашка хәтле һәр кеше үзе яздырып алган китапны укый. Аштан соң – әңгәмә.
Башта һәркем, чират белән, үзе укыган китабының кыскача эчтәлеген сөйләп чыга.
Ә аннан соң – «Истәлекләр кичәсе». Кем нәрсә сөйли. Монда инде беренче мәхәббәт тә, беренче өметләр дә, мәзәкләр дә. Җаның ни тели – барысы да... Ассортимент киң...
– Сезнең җәйге таңда сандугач сайраганын тыңлаганыгыз бармы? Гаҗәп бит ул. Никадәр моң! Никадәр виртуоз маһирлек. йөрәк эри... Күңел дулкынлана, ташый. Онытыласың, илаһи бер диңгездә йөзәсең. Барлык кайгыларың онытыла. Шатлык били сине. Менә шундый сихерле моң ул таң алдындагы сандугач сайравы. ...Минем Зифам да шулай җырлый, сандугач булып сайрый. Менә нинди җырчы ул минем Гөлзифам.
– Бераз арттырмыйсыңмы? – Ардалион әйтеп тә бетермәде, Гений аның колак төбенә «шап!» бар көченә!
«Селедка» Ардалион шундук авып китте. Без ни әйтергә, нәрсә эшләргә дә белмичә калдык – кайсын әрләп, кайсын якларга?
Гений кызарып, еларга җитешеп урыныннан торды да тәрәзә янына барып басты.
– Генка, гафу ит, мин бит шаярып кына... Зифа Басыйрованың чыгышларында мин булдым, яхшы җырлый. Ә син – шундук колакка. Әле дә авырта, – Ардалион, кып-кызыл булган колагын сул кулы белән каплап, уң кулын Республиканецка сузды: – Әйдә килешик. Бигрәк кызу канлы икәнсең.
Республиканец кулын бирмәде, кискен бер хәрәкәт белән борылып, ашыгып атлап, камераның икенче башына китте. Үзе мыш-мыш килә.
Могҗиза булмый, диләр. Юк, була икән. Үзем күрдем, ышандым. Менә үзегез чамалап карагыз әле: бу хәл могҗиза түгелме? Нәкъ менә шул төнне изрәп йоклап киткән генә идем, кемдер тарткалый:
– Тор әле, тор тизрәк! Әнә, ишетәсеңме, ул җырлый.
– Кем? Кайда? Җылый?
– Юләр! Еламый, җырлый... Тор инде.
Торып утырдым. Иптәшләр дә, торып, караватларында утыралар. Каяндыр ерактан җыр тавышы ишетелә – татарча моңлы җыр. Бик-бик ягымлы хатын-кыз тавышы:
Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай,
Аерылышу көен җырлады.
Тынга калды урман буйлары да, Рамай,
Чишмәләр дә акмый тыңлады...
– Уф Алла! – Гений тавышланып көрсенде, – Зифа... Зифа җанкисәгем җырлый бит.
Төрмә ныгытмасы аръягындагы шәһәр мәйданына куелган репродуктордан искиткеч моң-зар түгелде.
– Акрын... Тавышланма инде...– Мәхмүт, үрелеп, Генаның күлмәгеннән тартты, – дежурныйны китерерсең.
Ә җыр, аз гына тынып-өзелеп торды да, мөгаен, Зифа анда, ерак Казанда, радиостудиядә күкрәгенә күбрәк сулыш алуга, тагын канат какты:
Сәхраларга чыгып бер сызгырдым, Рамай,
Чапкан печәннәрем кипсен, дип.
Безне генә кемнәр каргады икән, Рамай,
Гомерләре аерым үтсен, дип.
Гений бер торды, бер ятты – иңрәде. Ә җыр – моңлы, көр тавыш – аның саен үсте.
Агыйделкәйләрнең яры биек, Рамай,
Күренеп тора Казан каласы.
Шушы аерылудан күрешә алмасак, Рамай,
Гомерлеккә йөрәк ярасы.
Камера эче моң белән, нур белән тулды. Генаның гына түгел, минем дә, билгеле инде, камерадагы башка иптәшләрнең дә күзләренә яшь тулды. Кайнар яшь. Сагыш. Үзем уйлыйм: Гена бәхетле. Бәхетле! Аның сөйгән яры бар. Ул аны онытмый, сагына. Өметләнә. Чакыра. Көтә. Сөйгәненең илаһи тавышы Себергә, Тубылга, безнең камерага хәтле килеп җитте... Ә минем кемем бар? Бердәнбер ышанычым Зәйтүнә хәзер мине чаккан елан кочагында.
Гений, иңрәп, идәнгә төште.
Җыр өзелде.
Йозак шалтырады. Чинап, камераның авыр тимер ишеге ачылды. Бусагада – баш надзиратель һәм дежурный. Йөзләрендә кан әсәре юк. Иреннәре дерелди.
– Бу нинди фетнә?
– Гражданин надзиратель, – Гений ишек төбенә килеп басты, тотлыкты. – Гражданин... на...чальник... минем хатыным җырчы... Ишеттегезме?
– Камера 3 тәүлеккә карцер режимына утыртыла! – диде баш надзиратель, бар тавышына акырып. – Иртәгә иртәнге ашны бирмәгез!
Ишек шалтырап ябылды. Гений иңрәп, үксеп, урынына егылды.
***
Өметләнәбез. Укыйбыз. Яңа ел кичәсенә номерлар хәзерлибез. Мәхмүт – җыр, Гений – шигырь, Ардалион – мәзәк, Николай – чуваш җыры. Ә мин яңа бер шигырь чыгарырга тиешмен. Күңелле булырга тиеш ул Яңа ел алды кичәсе.
Нәкъ утыз бере көнне иртәнге чәйдән соң камераның ишеге ачылып, өч надзиратель килеп керде дә:
– Туксан алты-беренче, тиз киен, коридорга чык! – дип боерды.
Аптырап калдык.
– Йоклыйсыңмы әллә, тизрәк!
Мәхмүт, киенеп, һәрберебезнең кулын кысты. Ишеккә атлады:
– Хушыгыз, иптәшләр.
Мәхмүт артыннан, карават саннары буенча, бер-бер артлы Ардалион Нижегородцев, Гений Республиканец, Николай Акимов күрешеп чыгып киттеләр. Кая? Билгесез. Төрмәдәге иң газаплы җәза, мөгаен, менә шушы билгесезлек. Алып чыгалар, алып китәләр – кая икәнен әйтмиләр. Мәхбүс телгәләнә – нинди язмыш алда?
Менә бу юлы да елдан артык бергә булган, үзләренә бертуган сыман ияләшкән дүрт дустымны кинәт каядыр алып киттеләр. Тагын күрешербезме, юкмы? Күрешсәк – кайда?
Нинди авыр газап бу – билгесезлек. Шалтырап, чинап, ишек ачылды:
– Туксан алты-бишенче, чык!
Соңгы тапкыр зур, якты камерада бушап, үксезләнеп калган биш караватка карадым да күзләремә яшь тулды.
Дүртенчебез – Гений Измайлович Республиканец. Гәүдәгә тәбәнәк, юантык булса да, йөзгә чибәр. Киң маңгай. Тирән утырган зур, соргылт күзләр. Туры борын. Юка иреннәр. Түгәрәк матур ияк.
Мөгаен, сезне аның исем-фамилиясе гаҗәпләндерәдер. Чыннан да артык яңгыраулы бит. Юри үзләштерелгән тагылма исемдер яки кушаматтыр, дип уйлый күрмәгез. Юк, тегесе дә түгел, бусы да.
Аның ата-анасы бик иртә ачлыктан үлә. Өч яшьлек малай Казан урамында бер кешесез ялгыз кала. Кемдер аны балалар йортына алып барып бирә. Исеме ничек? Атасы кем? Фамилиясе ничек? Беркем белми. Малай – хәл эчендә. Менә шунда, Казан балалар йортында, коллективның гомуми җыелышында, табылдык балага исем кушыла. Җыелыш күпчелек тавыш белән карар чыгара: «Малайның исеме – Гений, фамилиясе – Республиканец булсын. Татар баласы булуы күренеп торсын өчен, атасы исемен Измайлович дип куярга».
Озакламый бу балалар йорты, ни сәбәптәндер, таратыла. Гений Республиканецны Беренче укчы татар полкы үзенә балалыкка ала. Ул шунда тәрбияләнә, үсә, мәктәпкә укырга йөри башлый. Ниһаять, полк улы Гений, югары белем алып, зур тормышка аяк баса. Башта ул Татар академия театрының директоры булып билгеләнә. Анда берничә ел эшләгәч, Гений Измайловичны Татарстан культура идарәсе башлыгы итеп тәгаенлиләр.
1936 елда Казанда Владимир Ильич Ленинның мемориаль музеен оештыру мәсьәләсе күтәрелә. Бу аеруча җаваплы һәм әһәмиятле эшне – музей оештыруны – кемгә тапшырырга соң? Шобага Республиканецка төшә. Чөнки ул инде башка оешмаларда да үзен оештыру эшләренә сәләтле, армый-талмый эшли белүе белән таныткан була. Гений Мәскәүгә Надежда Константиновна янына китә. Владимир Ильичның гомер юлдашы Республиканец кандидатурасына бик риза булуын белдерә һәм мөмкин булган кадәр ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә. Республиканец зур дәрт, куаныч белән, юлбашчыбызның Казанда торган елларын, беренче революцион адымнарын җанландырып, яңа буын күз алдына бастыру эшенә бирелә. Музейда яңадан-яңа экспонатлар, документлар барлыкка килә. Ләкин бу әле аз, бик аз. Ульяновлар гаиләсе торган йортны нәкъ 1884 елгы хәлгә китерү, шул вакыттагыча җиһазлау сорала. Ә вакыт аз. Октябрьнең егерме еллыгына өлгертергә кирәк. Шул көнне музейның ишекләре ачылырга тиеш! Гений көне-төне йөгерә, эзли, ашыга.
1937 елның җәй уртасында Республиканец Мәскәүдән, Крупскаядан телеграмма ала. «Музей оештыру эшләре буенча тиз арада миңа килүегезне үтенәм. Н.Крупская». Гений шул көнне үк вокзалга йөгерә – билет алып, вагонга кереп утыра. Поезд кузгалыр алдыннан гына купега НКВД вәкиле кереп, Республиканецны «бер генә минутка» комендатурага кереп чыгарга чакыра.
***
Грунт шартлатылган участоктан өемгә хәтле – боз юл. Аның озынлыгы ике-өч чакрымга җитә. Бу – үзәк юл. Аңа төрле яктагы участоклардан казылып, чокырланып беткән кушма юллар килә. Безнең участок исә – бу үзәк юлның урта бер җирендә. Шулай булгач, безгә колымашканы ике-өч чакрымга түгел, аның яртысына гына илтергә туры килә. Бу да ярыйсы ук отыш.
Һәр колымашкада – биш тоткын. Өчәү, аркалыкларга җигелеп, алдан тарта, икәү арттан этеп бара. Менә шулай колымашкага җигелеп җир ташу «ипподром»да эшләү була инде.
Бүген көн аяз, болытсыз, томансыз. Тәбәнәк, соргылт күктә – өч кояш. Өчесе дә кызгылт боҗралар эчендә. Бу кояшлар гадәттәге кояш кебек балкып, нур чәчми, бик сүрән кызарып кына торалар. Шунлыктан, көн әле иртә булуга да карамастан, әйләнә-тирә эңгер-меңгер, кояш тотылгандагы кебек шомлы. Үзе болай чатнама суык түгел, кырык-кырык биш градуслар тирәсендә генә булыр. Колыма өчен бу күпмени!
Безнең «бишлек»тә гел яшьләр – кулга алынганчы комсомолның җитәкче оешмаларында эшләгән егетләр. Шуның өчен безне кайберәүләр «комсомоллар звеносы» дип тә атый.
Звено башлыгы – Әбҗәлимов Мәхмүт. Аның ярдәмчесе – Николай Васильевич Акимов. Ул Мәхмүткә караганда шактый таза, имән төбе сыман юантык. Лагерьда аны Поддубный дип йөртәләр. Әйтерлеге дә бар. Берничә тапкыр егетләр көрәшеп карады, ләкин Николайны егучы булмады. Бу бит әле ачлы-туклы йөргән хәлендә. Әгәр туйганчы ашатсаң! Звеноның өченче әгъзасы – Ардалион Михайлович Нижегородцев. Буе-сыны белән Николайга капма-каршы. Озын. Ябык. Коры сөяк. Сөякләренең таралып китмичә укмашып йөрүенә ис китә.
Беренче колымашканы тырышып, түбәсеннән өеп төядек. «Ипподром»да норма – участок. Менә шушындагы тар-мар ителгән грунтны җыеп, тазартып, өемгә ташып бетерергә кирәк. Алданрак эшне бетерсәң, учак ягып, ут янында җылынырга рөхсәт ителә. Мондый рәхәткә кем өметләнми соң?
Мин, звенога яңа килгән кеше булганга, гадәт буенча урта аркалыкка җигелдем. Уңда – Мәхмүт, сулда – Николай. Арттан колымашканы Ардалион белән Гений этә.
Төрмә ишегалдына чыгуга – башыбызга таш төшкәндәй булды. Тавыш-тын бетте, йөзләр караңгыланды. Башлар иелде. Әле бер генә минут элек балкыган, канатланган өмет сүнде. Кара болыт каплады безнең күкне. Арестант! Мескен арестант. Син нинди беркатлы сабый! Вакытсыз ачылган камера ишеге дә синең өчең ирек капкасы булып тоелды, ашыгып-ярсып, ирек җырларын җырлый башладың. Канатланып оча да башлаган идең...
Ә хәзер? Хәзер алдыңда – ачы хакыйкать: калын таш стеналар. Чәнечкеле тимерчыбыклар. Манаралар. Мылтыгын кулыннан төшерми, туктаусыз әйләнеп-карап торучы сакчылар һәм һау-һаулап өрүче этләр.
– Утырыгыз.
Баскан җиребезгә утырдык.
Мәйдан уртасында – берничә өстәл. Өстәл өстендә өем-өем папка-формулярлар. Өстәл артында – урындыкларга утырган, басып торган, арлы-бирле йөгергән түрәләр.
– Өченче кат, каптеркага!
Бер төркем тоткын торып, төп корпус янындагы кечерәк бер таш йортка таба атладык. Зур таш келәтнең бер почмагында, тау булып, эреле-ваклы капчыклар ята. һәрберсендә – бирка. Биркага камера һәм мәхбүснең шифры – хуҗаның «исеме» язылган.
– Бишәр-бишәр кереп, биштәрләрегезне алыгыз, – диде келәт башлыгы.
Чират белән актара башладык. Үткән көзне төрмәгә килеп төшкәч, үзебезнең сәләмәләрне салып, капчыкларга тутырган идек. Аларны монда өйгәннәр икән. Чират миңа да җитте: әллә ничә йөзләгән капчыкларны арлы-бирле ташлый торгач, 168 саны сугылган кечерәк кенә биштәр дә килеп чыкты. Кирәге чамалы. Алыгыз, дигәч кенә алам. Анда рәтле бернәрсә дә юк.
Шулай да, иске булса да, моннан бер ел элек өстеңдә булган әйберләрне күрү кызык бит. Ул киемнәрнең яңа чагы, киеп куанган чак искә төшә. Мин дә, келәтнең икенче бер почмагына китеп, башкалар белән бергә биштәремне актара башладым. Менә күн тужурка. Мин аны Печән базарыннан «Дуэль» повесте гонорарына 500 сумга алган идем. Ул сап-сары, ялт-йолт итеп тора иде. Аны беренче тапкыр күргәч, Зәйтүнә: «Бу тужурка сиңа бик килешә»,— дигән иде.
Нигә әле аны искә алам, хәерсез? Гимнастерка, чалбар сатып алынмаган – гаскәрдә узган еллар истәлеге. Ә итек? Нинди әйбәт хром кунычлы иде. Солдат итеген сүттереп, яңадан тектергән идем. Үзе аякларга таман кысмый да, буш та түгел – галифе чалбар белән бик килешә иде. Зәйтүнә белән танцыга йөргәндә – бигрәк тә. Фу, тагын Зәйтүнә! Хәзер итекнең кунычлары җәелеп ята – үрә бастырып тотканда, балтырлар шешкәч, телеп алганнар иде бит...
Чү, шул итекләр эчендә ниндидер кәгазьләр. Берсен күтәреп селкедем – теге кәгазьләр коелды. Хатлар, мөгаен, өйдән килгәннәрдер! Бирергә өлгермәгән булганнардыр. Куанып, ашыгып, беренче хатны кулга алып, адресын карауга, хәлсезләнеп идәнгә чүктем. Үземнең хат! Әтигә язган хат. Ашыгып, икенче итекне селеккәләдем. Аннан да хатлар төште. Минем хатлар! Кыш буенча язылган, җавап китерергә тиешле хатлар!
– Ибраһим, кара әле, синең биштәрдә хатлар бармы? – диде артымда капчыгын актарып маташкан Гений. – Мин... мин... Зифадан хат көтәм...
Ул арада башка иптәшләр дә биштәрләрен күтәреп килделәр – чырайлары сытылган.
– Ичмасам яндырсалар, белмәс идек, көтәр идек... Ә монда, иң әшәке рәвештә мыскыл итеп, үз хатыңны бер елдан соң кулыңа тоттыралар! – диде Мәхмүт, ярсып.
***
1957 елны, реабилитациядән соң, мин Казанда Республиканецның хатыны, атаклы җырчы Зифа Басыйрова белән очраштым. Гений Измайловичның соңгы көннәре турында Зифа ханым миңа менә нәрсәләр сөйләде: «1942 елның көзендә мине Эчке эшләр халык комиссариатына чакырдылар. Котым очты. Нишлисең, бардым. Җаным уч төбендә. Мине чакырган кеше, ишектән керүгә, исәнләшеп-нитеп тормады, бик коры гына: «Сез Гений Измайлович Республиканецны беләсезме?» – диде. «Ничек белмәскә, ул – минем ирем. Ул кайда, 5 ел аның турында бернәрсә дә белмим», – дидем. «Ярый, хәзер күрешерсез», – диде. Өнемме? Төшемме? Аптырап калдым. Мине, машинага утыртып, Арча кырындагы психбольницага алып килделәр. Бер палатаның ишеген ачып, эчкә керергә куштылар. Янымдагы кешеләр белән бергә кердем. Бер генә карават. Анда баштанаяк одеялга уранган бер кеше ята. Врач килеп одеялны ачты:
– Гений, торыгыз, хатыныгыз килде.
Караваттагы кеше тиз генә одеялын тартып алып тагын уранды.
– Торыгыз!
– Комачауламагыз, зинһар, мин Владимир Ильич белән сөйләшәм...
Тавыш таныш, Гений тавышы... Йөгереп барып одеялны тартып алып кочакламакчы идем, ул мине этеп җибәрде. Егылдым. Мин аягүрә басканда, алдымда коточкыч бер кеше басып тора иде, бөтен йөзен кара сакал баскан. Күзләре, акаеп, әле – бер, әле икенче якка ташланалар.
– Кем сез? Нигә рөхсәтсез кердегез?! Әйттем бит, мин Ильич белән сөйләшәм. Китегез! Китегез!
Ул безне куып чыгарды. Мин аннан соң бу палатага берничә тапкыр килдем. Ләкин ул: «Ильич белән сөйләшәм, вакытым юк», – дип, палатага керттермәде. Берничә елдан соң мин аның үлүе турында хәбәр ишеттем».
- Зифа Җәмил кызы Басыйрова – 1910 елның 4 июлендә Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында туа. Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1936-1954 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Т.Гыйззәтнең «Бишбүләк» әсәре буенча куелган спектакльдә – Маһинур, Х.Фәтхуллинның «Күзләр»ендә – Рәйсә, Г.Камалның «Хафизәләм, иркәм»дә – Хафизә һ.б. рольләрне гәүдәләндерә. Музыкаль драмалардагы җырлы рольләре аша ул тамашачы мәхәббәтен яулый.
- 1955-1965 елларда Зифа Басыйрова Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы булып халыкка хезмәт итә. Шул дәвер эчендә ул татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе булып таныла. Зифа Басыйрова 1979 елның 7 февралендә вафат була. Казанның Иске Татар бистәсе зиратында җирләнгән. Мөслим районының мәдәният йорты һәм бер урамы Зифа Басыйрова исемен йөртә. Туган якны өйрәнү музеенда Зифа Басыйровага багышланган экспозиция урнаштырылган.