Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зианчура районында яшәүче әбине оныгы үтергәнче кыйнап, туңдыргычка салып куйган

news_top_970_100
Зианчура районында яшәүче әбине оныгы үтергәнче кыйнап, туңдыргычка салып куйган
Фото: https://www.bashinform.ru, Эчке эшләр министрлыгы

Башкортстанда 30 яшьлек ир-ат 85 яшьлек әбисен кыйнап үтергән һәм мәетен туңдыргычка салып куйган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Зианчура районара тикшерү бүлеге Зианчура районының Идәш авылында яшәүче 30 яшьлек ир-атка карата гаепләү белдергән. Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, 25 июльдә бер хатын 85 яшьлек анасы югалу турында хәбәр итә. Әби кеше Идәш авылында оныгы белән яши. Кызы анасының хәлен белергә килә һәм өйдә әби дә, хатынның 30 яшьлек улы – әбинең оныгы да булмый. Шулай ук пенсионер карчыкның 2 сыеры да югалган. Бу хатын улына шалтыратып, әбисе турында сорый. Улы исә әбине Исәнгол авылына тәрбиягә илтүен әйтә, кай икәнен төгәл аңлатмый, аннары элемтәгә чыкмый башлый.

«Ир-ат беркайда да эшләми, хәмер белән мавыга, күптән түгел генә төрмәдән кайткан. Ул «административ җәзага тартылган яки хөкем ителгән кеше исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен» хөкем ителгән булган. Ир-ат Уфа янындагы бакчачылык ширкәтендә качып яткан. Төрле эшләр эшләп акча алган», – дигәннәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Сорау алганда ир-ат сөйләгәнчә, аның әбисе үлгән, ә ул куркуга калган һәм мәетне өйдәге туңдыргыч камерасына салып яшергән. Үзе сыерларны саткан һәм Уфага китеп барган.

Өйне тикшергәндә, әбинең мәете табылган. Экспертиза аның гәүдәсендә имгәнгән урыннар булуын ачыклаган.

Тупланган дәлилләр нигезендә, 30 яшьлек ир-ат гаебен таный. Ул июльнең бер көнендә өйгә исереп кайтуын әйтә. Аннары әбисе белән талаша, онык әбинең башына һәм башка җирләренә куллары белән суга, аяклары белән тибә. Иртән онык әбинең үлүен аңлый һәм мәетне яшерә.

30 яшьлек ир-ат тоткарланган. Аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100