Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зианчура районында җинаятьче корбанының аякларын балта белән чабып өзгән

news_top_970_100
Зианчура районында җинаятьче корбанының аякларын балта белән чабып өзгән
https://surb.sledcom.ru/

Башкортстанның Зианчура районында 31 яшьлек ир-ат инвалид кешене үтергән, аякларын балта белән чабып алган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

19 июльдә полициягә бер ир-ат мөрәҗәгать итә. Ул 57 яшьлек абыйсы югалуын, аның икенче төркем инвалид булуын әйтә. Югалган ир-ат Бикхуҗа авылында үз өендә ялгыз яши, инде ике элемтәгә чыкмый. Өйне караганда, кан эзләре табыла. Аннар ишегалдында табакта кеше аяклары күреп алалар.

Өйдән 80 метр ераклыкта урмандагы куаклар арасында мәетнең гәүдәсе табыла. 

Җинаятьтә шикләнеп 31 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар. Ул бер ел элек кенә төрмәдән чыккан булган. Сорау алганда ул гаебен танып күрсәтмә бирә.

Аның сүзләренчә, төнлә ул 57 яшьлек ир-ат өенә бара, эчеп утыралар, алар белән 50 яшьлек күрше ир-ат та була. 31 һәм 57 яшьлек ир-ат талаша башлагач, 50 яшьлек ир-ат кайтып китә. Кунак ир-ат хуҗага тәрәзә рамы белән ун тапкыр суга, аннары балта белән башына бәрә. Мәетне яшерү җиңелрәк булсын өчен аякларын балта белән чабып өзә.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100