Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Журналистлыкка һәм юристлыкка укып, тамада булып киткән кеше мин"

"Журналистлыкка һәм юристлыкка укып, тамада булып киткән кеше мин"

news_top_970_100
"Журналистлыкка һәм юристлыкка укып, тамада булып киткән кеше мин"
Танылган радио һәм телевидение журналисты Чулпан Гарипова (кыз чагында Нәбиуллина, шулай ук Йолдыз Әхмәт тәхәллүсе белән дә эшләде) хәзер журналистика дөньясында эшләми. Ул тамада. Чулпан бу хакта инстаграмында язган.

"Һөнәрем белән мин журналист! 9 ел радиода, 10 ел ТНВда телевидениедә үтте. Ә белемне Казан Дәүләт Университетының (КФУ) журналистика, социология һәм психология факультетында (ЖСП) алдым. Тик радиода эшләгән елларда икенче югары белем - юридик факультетны да тәмамларга туры килде. Мин практикада бер көн дә эшләп карамаган юрист та әле. Менә шулай, журналистлыкка һәм юристлыкка укып ТАМАДА булып киткән кеше мин", - дип язган Чулпан.


"Ә мин авиация техникумын тәмамлап, пешекче булып эшлим", "Ветеринария академиясен бетереп, балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим", "Мәдәният һәм сәнгать университетын бетердем, пешекче булып эшлим", дип яза аның инстаграмын карап баручылар. Араларында укыган һөнәрләре буенча эшләүчеләр дә бар икән.

Һөнәрем белән мин журналист! (@tamada_chulpantv)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100