Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналистлар туп чөя: Сабада татар радиолары арасында волейбол уеннары ничек узды?

Бу пәнҗешәмбедә Сабада җиденче тапкыр татар телле радиостанцияләр арасында пляж волейболы буенча турнир булды. Бәйгедә барлыгы 9 команда катнашты. Дусларча матчта кем җиңде? Журналистлар арасында дуслык бармы? Болар турында — «Интертат» репортажында.

news_top_970_100
Журналистлар туп чөя: Сабада татар радиолары арасында волейбол уеннары ничек узды?
Гадел Әхмәтҗанов

Казаннан иртәнге сәгать 8 тулганда кузгалдык. Озак барасы түгел бит Сабага, сәгать ярым тирәсе үткәндер. Иртән вакыт тизрәк тә барган кебек бит әле ул. Аннан соң, «Ничек каршы алырлар икән безне? Матурмы икән бу Саба дигәннәре?» — дигән уйлар белән минутлар сизелми дә үтеп киткән. Сабага беренче баруым иде шул минем. «Президентыбыз ягы бит. Ничек матур булмасын?!» — дип шатлана-шатлана бардым мин анда.

Шулай уйланып бара торгач, йокыга киткәнмен. Берзаман: «Менә, килеп тә җиттек», — дигән тавышка уянып киттем. Автобустан төшүгә безне «Болгар» радиосының баш мөхәррире, продюсер Илфар Кәримов, алып баручы Рөстәм Гайзуллин һәм «Татар радиосы»ннан Зөлфәт Зиннуров каршы алды. «Алла! Мондый кешеләр каршы алгач, бик җитди әзерләнгәннәр инде», — дип куйдым.

Автобустан төшкәч, безне юлның икенче янындагы спорт мәйданына чакырдылар. Ә анда… Анда безне «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе журналистлары чын, татарча, үзебезчә каршылады. Берсеннән-берсе матур туташ һәм ханымнар халкыбызның милли киемнәреннән: «Хуш килдегез! Рәхим итегез!» — дип күрешеп бераз эчкәрәк дәште. Шул арада бер абзый дәртле итеп гармунда сыздырып җибәрде. Бу гармун тавышын ишеткәч, күңелне ниндидер бер җылылык хисе биләп алды да йөрәккә кереп оялады.

Шул арада «Саба дулкыннары»ның җитәкчесе Әлфия Мөбәрәкова килгән кунакларны чәй табынына чакырды. Ерак барасы түгел иде ул табынга. Дөресрәге, бөтенләй барасы түгел иде. Шунда ук табын да корып куйганнар. Без сөйләшә-сөйләшә мичтә пешкән тәмле коймак, өчпочмаклар белән чәйләргә керештек. Татар халкы шундый бит инде ул: чәйсез каршы алмый, чәйсез озатмый.

Без чәй эчкән арада тагын берничә команда килеп җитте. Берзаман агыла да агыла монда халык. Радиолар арасындагы бәйге Сабантуйга әйләнде дә куйды. Шулай булмый ни… Казаннан гына 5 радио: «Тәртип», «Болгар», «Татар», Китап», «Татарстан» килде. Районнардан тагын дүртәү: Сабаның «Дулкын»ы, Чаллының «Күңел»е, Мамадышның «Нократ дулкыннары» һәм «Биектау FM» радиолары. Шулай итеп, татар телендә эшләүче радиолар арасындагы пляж волейболы бәйгесендә быел 9 команда катнашты.

«Әйдәгез, вагонга керегез», — дип чакырдылар кинәт. Нинди вагон? Поездлар күренми бит монда. Баксаң, үзләре вагон ясап куйган икән. Бөтен җире чын поездны хәтерләтә: ишекләре кырыйга ачыла, каршыда кечкенә генә өстәл, ике якта карават, өстә дә урыннар бар. Иң кызыгы - шушы вагонның тәрәзәләре. Тәрәзә урынына телевизор урнаштырганнар да, юллар төшерелгән видео куйганнар. Утырып та карадык. Тыштан ясалма икәнен күрмәгән булсам, чын дип уйлар идем мин аны. Әле өстәвенә селкенеп тә тора бит.

Рәис Миңнеханов: «Журналистларсыз берничек эшләп булмый»

Турнирда катнашучылар киемнәрен алыштырып алганнан соң, җирәбә башланды. Кемнең кем белән уйныйсы ачыкланды. Аннары бөтенебез бер мәйданга җыелдык. Анда турнирның рәсми төстә ачылышы булды. Юкка гына рәсми төстә димим. Чөнки бәйгене ачарга Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов үзе үк килгән иде. Ул Сабага килгән журналистларны сәламләде.

«Сездән башка берничек эшләп булмый. Сез — мәгълүматны халыкка иң тиз җиткерүчеләр. Килүегез өчен зур рәхмәт. Ярыштан тыш, бер-берегез белән очрашу, киңәшләшү, хөрмәтләү дә — зур әйбер. Оештыручыларга бик зур рәхмәт!» — диде ул.

Сабаның комы да «тәмле»

Командалар әкренләп ике волейбол мәйданына ашыкты. Җирәбәдә туры килгән радиолар бер-берсе белән көч сынашырга тотынды. Көне дә булышты журналистларга, бер болыт кисәге дә күренмәде. Алай дисәң, күзне кояш чагылдырганда да рәхәт түгел инде ул уйнаулары. Шулай да, юешләнеп комда батып яту түгел инде.

Ком дигәннән, монда комы да «импортный» булып чыкты бит әле. Каралып, таралып балчыкка әйләнеп, ара-тирә таш, пыяла очрый торган түгел, ап-ак, мәмрәп, таралып тора торган. Әллә кайдан китерткәннәр, диде инде. Әллә диңгез буеннан шунда… Ул комга егылырга да жәл түгел, хет ятып рәхәтләнеп ауна шунда — бер җирең дә пычранмый. «Моны кайдан белгән икән бу?» — диярсез. Үзем аунап карадым. Ап-ак футболкадан бер егылып киткән идем, торсам, бер тап та юк. Авызга гына ком тулды. Теш арасына кысылып, керт-керт итеп өч сәгатькә якын кимереп йөрдем шунда. Тәмен әйтә алмыйм инде, гадәти комны ашап караган юк бит...

«Без, журналист халкы, акылга сай, хискә бай кешеләр»

Бәтәч, турнирның ни өчен нәкъ менә Сабада узганын әйтергә онытып торам икән бит. 2019 елда «Тәртип» радиосы үткәргән бәйгедә «Саба дулкыннары» җиңеп, кубок алган иде. Ул кубокны алдың да, рәхәткә чыктың түгел: бу бәйгедә кем җиңә — киләсе елга шул үткәрә. Былтыр коронавирус афәте чыгып, волейболны да, пляжны да күрми калды радио халкы. Радио кешеләре генә түгел, бөтенебез күңел ачусыз калдык бит инде узган елда. Ярар, ул куркыныч чаклар турында искә төшермик. Гүпчем, былтыр узмагач, быел булды бәйге.

Командалар уйнаганда, мин Саба телерадиокомпаниясе директоры Әлфия апа Мөбәрәкова янына барып, бераз сөйләшеп алдым.

2019 елда «Тәртип» радиосы үткәргән ярышка барганда, командага: «Барсак — барабыз, җиңеп кайтабыз!» — дидем. Бүләкләр алып, матур итеп әзерләнеп бардык. Җиңдек бит! Шатлыгыбыз белән район хуҗалары белән дә уртаклаштык. Без, журналист халкы, акылга сай, хискә бай кешеләр бит инде. Фаст-фуд кереп ашадык та, кайтырга чыктык.

Кубокны алгач, шатлыгымнан: «Җәмәгать, менә безнең Сабага да килеп, матур урыннарыбызны, шуның кадәр шәп комны күреп китәрсез», — дидем. Бөтен кеше ах итте. Бер ел буе шушы көнне көттем. Чыкты бит чир… Җитәкчеләр: «Әлфия, ашыкма, тынычлан, быел торып торыйк. Киләсе елга үткәрерсез», — диделәр.

Быел шуның кадәр күп кунак чакыргач, район башлыгына әйтми булмый. Аннары хакимияттә, мәдәният, спорт өлкәсендә эшләүчеләр белән дә сөйләштек. Көнен билгеләгәч, радио җитәкчеләре белән ватсапта төркем ачтык. Барысы да: «Киләбез», — диделәр.

Шушы уеннарны оештырганда, республикабыз радиолары арасындагы бердәмлекне, журналистларның бер-берсен шулкадәр хөрмәт итүен аңладым. Бер сүз язасың — сиңа шундук җавап бирәләр, — диде ул.

Биектау командасы татарча беләме?

Без сөйләшеп торган арада кайбер командалар уйнап бетергән иде инде. Җиңгәннәре икенче турга узса, оттырганнары ял итәргә дип, чирәмгә сузылып яткан иде.

Шул арада Биектаудан килгән командадан шикләнә башлаганнар. «Бик каты уйныйлар, гәүдәләре дә нык, болар чын спортчылар түгелме икән?» — дигән сорау туган. Кемдер: «Алар татарча да белми ахры», — дип куйды. Мин: «Тукта, ничек татарча белми? Татар телендә сөйләүче радиолар арасындагы бәйге бит бу» — дип биектаулылар янына киттем. Гәүдәләре, чыннан да, башкаларныкыннан аерыла иде аларның. Хәтта алып баручы да: «Сез көрәшчеләрме әллә?» — дип шаяртты.

«Егетләр, әзерләнеп килдегезме? Татарча матур итеп сөйләшәбез инде, әйеме?» — дидем. «Әлбәттә, әзерләндек. Татарча „сүләшәбез“. Руслар түгел без, татарлар», — диде командадагы бер егет.

Аның татар икәне аңлашылды, ә башкалар татармы соң? «Сез татары?» — дигәч, көлеп: «Ы-ы», — диде икенче ир-ат. Командадагы тагын бер егетнең татармы, юкмы икәнен белер өчен, көндәшләренә уңышлар теләргә кушып караган идем. «Яхшы уен!» — диде. Ярар, анысы да татар булып чыкты.

Нәтиҗәдә, берсе генә татарча җавап бирә алмады. Башкалары матур итеп сөйләшә бит. Ә буй-сыннарының шәп булуы тагын да әйбәт! Нәрсә, журналистлар кипкән балык кебек булырга тиешмени? Юк, радиода эшләүчеләр дә сау-сәламәт булырга, спортны яратырга тиештер ул. Менә Биектау командасы да көндез радиода эшләсә, кичләрен җыелып туп тибә икән. Шуңа күрә монда шикләнергә түгел, аларга карап сокланырга кирәктер.

Киләсе елга турнир Биектауда үтәчәк

Уеннар тәмамланды. Нәтиҗәләр билгеле булды. Беренче урынны әле генә әйтеп үткән «Биектау FM», икенчене — Сабаның «Дулкын» радиосы, өченчене — «Татарстан» дәүләт радиосы алды. Бу кубок Биектауга кайтып китәчәк һәм киләсе елга турнир шунда узачак дигән сүз.

«Татарстан» дәүләт радиосының тапшырулар хезмәте шеф-редакторы Рәзин Нуруллин дусларча матчта көндәшлек булмавын әйтте.

Турнир моннан сигез ел элек «Болгар» радиосының элеккеге директоры Илнур Фәйзрахманов иницитивасы белән башланып китте. Журналистлар һәр елны бергә җыелып, аралашып ял итте. Монда көндәшлек юк, биредә дуслык җиңә.

«Татарстан» дәүләт радиосы ике тапкыр җиңүче булды. Спортта да, хезмәттә дә гел җиңеп кенә булмый. Кайвакыт оттырырга да туры килә. Әмма безнең коллектив бер дә борчылмый. Чөнки җиңүчеләр — безнең күршеләр, Биектау районы. Шушы көннәрдә алар үз тапшыруларында горурланып: «Без җиңдек!» — дип әйтерләр. Ә киләсе елга без аларга кунак булып барырбыз.

Безнең коллективтагыларның ел дәвамында кулларына бер генә тапкыр волейбол тубы алып караучылар да бардыр. Шулай да әле бала чакларында туп чөюләрен онытып бетермәгәннәр. 9 команда арасында өченче урынга чыгу да бик әйбәт нәтиҗә. Дуслык җиңде. Журналистлар арасында дуслык дәвам итә, киләчәктә дә шулай булсын! — диде ул.

Аннан соң журналистларны Саба урман хуҗалыгына экскурсиягә алып бардылар, дендрарийдагы тропик агачларны күрсәттеләр. Бу агачлар — үзе бер гаҗәп. Сабада пальмалар, бананнар үсеп утырсын әле! Банан агачлары янында төрле куак, гөл, чәчкәләр, аерым бүлектә кактуслар үсә. Кыскасы, Саба районы — чит җирләргә бара алмый калучылар өчен күрергә менә дигән урын. Кешегә әйтсәң — ышанмас. Шуңа күрә монда килеп карарга кирәк. Монда хәтта тыкрыкларда да асфальт салынган. Тагын кайсы авыл, районда гап-гади тыкрыкта асфальт күргәнегез бар? Шуңа күрә рәхәтләнеп ял итәсегез, үзегезне әкияттә кебек хис итәсегез килсә, Сабага рәхим итегез!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100