Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Журналистика ул — дөреслекне язу!»

«Интертат» сайтында журналист Алсу Сәлахованың блогын укыдым. Үзем дә шул язмада күтәрелгән темага фикер белдерергә булдым.

news_top_970_100
«Журналистика ул — дөреслекне язу!»
Солтан Исхаков

Кичә бер кызык язма укыдым. Журналист бер интервьюны укып оялуы турында язган. Авторга бер җырчының үзенең «йоклап йөрүләре» турында ачыктан-ачык сөйләве ошамаган икән. Язмада беркемнең дә исемнәре аталмаган.

Мин бу язмага карата үз фикеремне белдерергә булдым.

Һөнәрем шундый минем. Атна саен дистәләгән мәкалә язам. Аларны дистәләгән мең укучы укый.

Журналистның һөнәре шундый инде аның. Ул яза! Кемнәрдер геройларының сүзләрен «шомартып», «сипләп» яза яки, гомумән, төшереп калдыра. Әле журналистлар арасында интервью бирүчеләр өчен сорауларын гына түгел, җавапларын да тулысынча үзләре язып бирүчеләр бар.

Ә кемнәрдер — герое нинди, шундый итеп яза. Сорау бирелде — җавап алынды. Менә шушы җавапны яз, редакциялә, автор белән килештер дә чыгар, шуның белән бетте. Минем үзем өчен шундый язмалар объективрак. Язманың дөреслеге минем өчен мөһимрәк. Бу тормышта болай да ялган күп бит, җәмәгать. Журналист та геройларының тормышларын бизәкләп яза башласа, кемгә ышанырга кала?

Фактларның дөреслеге — журналистикадагы төп кагыйдә.

Журналист, гадәттә, интервью алгач, аның сүзләрен язып чыгып редакцияли, герой белән килештерә. Әгәр җырчы үзе шушы сүзләрне укучыга җиткерергә теләгән икән, журналист аның тормышын ясалма матурлатырга тиешме? Бу очракта: «Юк, Аллам сакласын, нинди йоклау?» — дип төшереп калдырсынмы?

Ясалмалыктан һәм ялганнан бөтен кеше күптән арыган инде ул. Журналистлар да ясалмага әйләнсенме? Аларның сүзләре, җиткергән мәгълүматлары ялган булсынмы?

«Матур түгел, болай язарга ярамый, безнең татар милләте бит…» — дигән дәлилләнмәгән, беркайда да язылмаган кагыйдә шушы ясалмалыкның, ялганның үзе түгелме соң инде, ә?

Замана алга таба бара, җаныйларым, абыйлар-апалар! Мәгълүмат чаралары бик күп - ялган чынбарлыкны хәзерге укучы укырга теләми. Ә сез халыкны алдарга телисез. Аннары үзегез үк кеше матбугатны укымый, дисез. "Нәмәгә" укысыннар, әгәр журналистлар чынбарлыкны яшереп калуны кагыйдә итеп алган икән?

Атна саен кешеләр белән очрашам, алар биргән интервьюны ничек бар, шулай тәкъдим итәм. Шундый минем һөнәрем.

Журналистика ул — дөреслекне язу!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100