Журналист Зоя Солошина: "Муенымда тәре булса да, "Аллаһу әкбәр" дип әйтә идем"
Популяр журналист Зоя Солошина үзенә кайсы сорауны иң еш бирүләре турында инстаграмдагы аккаунтында язган.
"Син кайсы диндә?" - бу сорауны миңа бик еш бирәләр. Кем белсен инде аны? Әтием христиан, әнием мөселман динендә. Кечкенә вакытта чукындырдылар. Тик шул ук вакытта картәтәй догалар укырга мәҗбүр итте. Муенымда тәре булса да, ашап бетергәннән соң, һичшиксез, "Аллаһу әкбәр" дип әйтергә кирәк иде.
Никах укыдылар. Ә шуннан соң мин мөселман динендә саналам микән? Пасхага йомырка буядык, Ураза гаетендә сарык булачак. Кыскасы, бәйрәм кайсы дингә кагыла, шул динне тотабыз! Аллаһ бер, Аллаһ бердәнбер!" - дип язган Зоя Солошина.