news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист Венера Аитовадан «Тәмле канатлар» рецепты

Ярты сәгатьтә әзерләнә.

news_top
Журналист Венера Аитовадан «Тәмле канатлар» рецепты
https://www.instagram.com/venera_aitova_official/

Тавык канатларын икегә бүләргә.

Тирән табага май салып, туралган сарымсакны кыздырып алырга.

Канатларны салып, кызу утта итне бераз агарганчы болгатып торырга.

Аджика, томат, соя соусы, бал салып соус ясарга һәм канатлар өстенә салып болгатырга.

Тозлырак яратсагыз соевый соусны күбрәк, баллы яратучылар балны күбрәк өсти ала.

Өстен каплап, утны киметеп, 10 минутка калдырырга.

Баллы соус куерсын өчен бераз өстен ачып торырга.

«30 минут та үтми, канатлар әзер. Табынга бирер алдыннан өстенә карамельләштерелгән арахис яки көнҗет сибәргә, гарнирга дөге белән бик килешә», — дип язган журналист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар