Журналист Рәйсә Борһаниева кияүгә чыгарга ир эзли. Бу турыда ул Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.
«Үз фатиры булган, эчми-тартмый һәм көнләшми торган талантлы ир-егет фотограф белән гаилә корырга теләгем бар. Аның милләте буенча татар булуы шарт.
Миңа 39 яшь, кияүдә булдым, балам юк. Казанда яшим. Лаеклы кандидатлар булса, комментарийларда языгыз», — дигән журналист.
«21 гасырда андый ирләр бар микән инде ул», — дип шикләнүен белдергән бер инстачы.
«Ә мин беләм берәүне, аны син дә беләсең», — дип өметләндергән икенче виртуаль дусты.
Журналист Рәйсә Борһаниева бик тә фотога төшәргә ярата, бу аның төрле стильдә ясаган күпсанлы фотосессияләреннән күренә. Мөгаен, шуңа да кияүгә чыгарга фотограф ир-ат эзлидер.
Журналист беренче тапкыр кияүгә чыкканда шактый эзләнеп, уйланып, үзенчәлекле итеп туйга әзерләнде. Ул Көлсылу (Золушка) стилен сайлаган иде.