Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Лилия Локманова: Ирен буяганчы битне юасы иде

"Сукыр күп күрә, чукрак күп ишетә", ди халык. Өйдә бала белән утыргач, көн саен иртән торып эшкә чапмагач, тирә яктагы тишек-тышыклар аеруча да күзгә нык чалына икән.

news_top_970_100
Журналист Лилия Локманова: Ирен буяганчы битне юасы иде

Рәхмәт, Универсиада!

Казанга килгәнемә быел июнь аенда төгәл ун ел тула. Дистә ел элек булган башкала һәм хәзерге шәһәрне чагыштыру мөмкин дә түгел инде. Аерма - җир белән күк арасы.  Университетны тәмамлаганчы мин Декабристлар урамында яшәдем. Башта "Тандем" сәүдә-күңел ачу комплексы янында, аннан Мәскәү базары каршында. Элеккеге "Дом обуви" тукталышыннан университетка кадәр автобуста 2 сәгатьтән артык барган чаклар бар иде. Сәбәбе - Ленин дамбасында бөке, Колхоз базары тирәсендә бөке, университет янында тагын бөке... Ул чагында әле "Кәҗә бистәсе" метро станциясе ачылмаган. Тик Универсиада шәһәр халкын бу бәлаләрдән коткарды дияргә була. Хәзер Җиңү Проспекты тирәләрен генә "чистартасы" калды. Әмма анда әле бөкеләрне бетерү буенча шактый тир түгәсе. Чөнки "Азино" тирәсендә күпчелек - авыл җиреннән килеп, Казанда төпләнүчеләр. Һәркайсында машина. Йорт ишегалларына керсәң, машинада түгел, велосипед белән дә үтәм димә. Кыскасы, йортлар төзегәндә машина куярга урын булдыру буенча да бераз уйлана башларга кирәк төзүчеләргә.

Бәйрәм узгач ни булыр?

Күңелне тырнаган тагын бер әйбер бар. Дөресрәге, мине әлеге текстны язарга утырырга мәҗбүр иткән проблема да нәкъ менә шул. Казан урамнарында йөргәндә игътибар иткәнегез бармы: безнең шәһәрдә чүп ташларга савыт юк! Берсендә Бутлеров урамындагы бер бинага эш буенча барырга туры килде. Офиска метро белән кайтырга уйладым. Эссе җәйге көн булганлыктан, пластик шешәдә эчәргә су алган идем. Ышанасызмы-юкмы, Бутлеров урамыннан "Кольцо" тукталышына кадәр чүп савыты очрамады! Казан үзәгендә! Башка "караңгы" районнарны әйтмим дә инде... 

Әлеге дә баягы Универсиада вакытында чүп савытлары күренгәләп алды, тик ни сәбәпледер, аннан алар кабат юкка чыкты. Бездә халык шапшак, тәртипсез диләр. Хәзер 80-90 нчы елларда туганнар - җәмгыятьтнең актив өлеше. Алар арасында күпчелек белемле, тәрбияле, Европача яшәргә омтылучылар өстенлек итә. Автобус тукталышында чүп савыты була торып, берәү дә кулындагы билетын тукталышта ташлап калдырмаячак. Икътисади яктан караганда да, җыештыручылар яллаганчы, урна кую кулайрак түгелме?

Бер утыргач языйм инде. Бала чакта минем "Татар халык авыз иҗаты" дигән китап бар иде.  Шунда "Ике сарык юлга чыккан, кулларында - чемодан. Иреннәрен буяганнар, ә битләре юмаган" дигән такмак истә калган. Авиатөзелеш районының кайбер чүплек тирәләреннән узганда никтер минем башта гел шул такмак әйләнә башлый. Шәһәр үзәген матурладылар, ә үзәктән ерак урнашкан районнар, урамнар әле дә читтә кала бирә.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100