Журналист Ләйсән Хафизова: «Яхшы укый торган баланы җиңелү осталыгына да өйрәтик»
Балаң белән бергә 1 сыйныфка укырга кереп, мәктәпне бергә тәмамлау хәерле.
«Татар-иформ» хәбәрчесе мәктәптә укучы балалар өчен репетитор яллау мәсьәләсен өйрәнеп, ата-аналар, укытучылар һәм җитәкчеләр, балаларның үзләре белән сөйләшеп, сораштыру нәтиҗәләрен «Укытучы & репетитор». Репетиторга акча түләп кенә баланы белемле итеп буламы? мәкаләсендә язган иде. Шул язмадан соң, мин дә үз тәҗрибәмнең бераз гына өлешен уртаклашырга булдым.
«Һәркем үзе эзләп табып, аңлап калса гына онытмый»
Бала 5 сыйныфтан башлап бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә башланса, бар да яхшы була. Һәр әти яки әни бала белән утырып, мәсьәлә чишәргә дигән сүз түгел. Без бала белән бер тапкыр да бергә утырып дәрес әзерләмәдек. Сорау булса, җавапны кайсы киштәдәге китаптан аласын, интернетта кайда булырга мөмкин икәнлеген әйтеп җибәрдек. Ул үзе эзләп тапсын.
Бала үзе җаваплылыкны аңлап һәм дәреслектәге барлык мәсьәләләрне чишеп барсын. Хәзер интернет бик зур ярдәм итә. Чишә алмаган мәсьәләне челтәрдә эзләп табарга була. Дәрестә эшләү бер хәл, шуның өстенә һәр бала мөстәкыйль шөгыльләнү хәерле. Әти-әнинең максаты — сорауларга җавап бирү түгел, ә баланы эзләргә өйрәтергә тырышу. Һәркем үзе эзләп табып, аңлап калса гына, онытмый.
Кырык елга якын мәктәптә математика укытучы дәү әтиебез сүзләренчә, 9 сыйныфтан соң бирелә торган имтихандагы мәсьәләләрнең 30 проценты 5-6 сыйныфта өйрәнелә. ОГЭ биремнәренең күбесен 5-6 сыйныф баласы чишә ала инде. Шуңа күрә ул шушы кечкенә сыйныфта ук ОГЭ биремнәрен чишеп күнекмәләр җыя башлау хәерле. ОГЭ биремнәренең 30 процентын гына чишсәң дә, ныклы «өчле» алырга була.
Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы итеп бирү өчен, бала сорауларга аермачык итеп җавап бирә белергә тиеш.
Мисал: «Галинең 50 сум акчасы бар. Бер пирожки 19 сум тора. Гали бу акчага ничә пирожки ала ала?»
Бала бу мәсьәләне чишә, 50не 19га бүлә һәм 2,6 дип җавап яза. Ә сорауда Гали ничә пирожки ала алуы турында әйтелә. Җавап 2 булырга тиеш. ОГЭ, ЕГЭ бланкына да 2 дип язарга кирәк. Ә бала 2,6 дип яза һәм гап-гади генә урында хата ясый. Менә шундый гади ялгышлыклар булмасын өчен, баланы кечкенәдән төгәл сорауга төгәл җавап бирергә өйрәтү хәерле.
«Репетиторга бер тиен дә түләмәдек»
Улым КФУның ИТ-лицеен тәмамлады. Анда укыган балалар репетиторга йөрми. Дәрестән соң барып сорау бирсә, ИТ-лицей укытучылары барлык сорауга да җавап табарга ярдәм итә. Аларның аерым билгеләнгән вакытта консультацияләре дә бар. Болар да түләүсез. Ә иң мөһиме — биредәге укытучылар укучыларының максималь уңышка ирешәсенә ышана, бу ышаныч балаларга да күчә. Сыйныфта балалар үзара ярдәмләшеп эшли. Алар үзара ярыша да, шул ук вакытта бергәләп эшлиләр дә. Укытучы аларга бурыч куя — укучылар шул мәсьәләне чишү юлларын эзлиләр, йомшаграк иптәшләренә өйрәтәләр, укытучы «чәйнәп биргәнне» көтеп ятмыйлар. Бу ысул белән укыганда сыйныфташлар барысы да бер дәрәҗәдә диярлек белем ала, минемчә.
Шуңа күрә бер репетиторга бер тиен акча түкмичә, улым 9 сыйныфтан соң математика, рус теле, физика, инглиз теле имтиханнарын бик югары баллга бирде. 11 сыйныфтан соң бердәм дәүләт имтиханында математикадан, рус теленнән, физикадан югары баллар җыеп, Россиядәге югары уку йортларының күбесенә үзе теләгән факультетка укырга керү мөмкинлеген алды. Ул моңа бары тик үзе хезмәт итеп иреште.
«Тормыш укудан гына тормый»
«Математика — ул мең дә бер мәсьәлә» дигән гыйбарә бар. БДИ вариантлары интернетта рәсми сайтларда бар. Анда чишеп карап, ничә балл җыйганыңны аңлап булырлык мөмкинлек ясалган. Улым да уку елы дәвамында атнасына берничә вариант чишеп карап шөгыльләнде. Без — әти-әниләр бу эшкә катнашмадык, без бары тик аның тамагы тук булуын, ял итүен, күңел ачуын гына күзәттек. Чөнки тормыш укудан гына тормый, баланың күңел ачарга, спорт белән шөгыльләнергә вакыты булсын.
«Имтихан бирәсең бар», дип, аны тәүлек әйләнәсенә мәсьәлә чиштереп утыртып, күңелен төшермәскә тырыштык.
Каникулларда да бала ял итсен. Имтихан алдыннан да укып утыру файдага түгел, минемчә. Баш ял итсен, булган белемнәр баш миендә системага салынып урнашсын.
«Репетитор баланың башын ачып, белем салып куя белми»
Системалы рәвештә укырга өйрәнгән бала киләчәктә эш урынында да системалы эшләргә өйрәнә. Иң мөһиме — хезмәткә өйрәтү.
Инде башлангычтан ук имтиханга әзерләнмәгән очракта, имтихан алды елларында репетиторлар белән шөгыльләнергә дә буладыр. Бу очракта «репетитор — тылсымчы», «акча түләгәч, бар да яхшы була» дип уйларга кирәкми. Репетиторга барганда да бала сораулар белән килсен. 1-2 сәгать белгеч белән аралаштың да, кайткач китапны ачып та карамасаң — нәтиҗә булмый. Репетитор укытучы белән шөгыльләнгәннән соң, бала үзе тагын укысын.
Юкса, «акча түләдем дә, башыма белем салып куярлар», дип түшәмгә төкереп ятудан файда булмас. Күп очракта мондый шөгыльләнүдән соң, «репетиторга акча түләдек, ул начар булып чыкты», дип уфтанып яталар. Үзе укымаган баланы репетитор гына 100 баллык итеп әзерли алмастыр.
«Уку — ул көн саен эшкә барып эшләүдән күпкә авыррак»
Минем балама миннән дә яхшырак ярдәм итүче булмас. Чит кешегә, укытучыларга, репетиторларга өметләнеп ятмау хәерле. Шуңа күрә бала 1 сыйныфка укырга кергәч, аның белән бергә кабат укып бару кирәктер. Югары сыйныфларга җиткәндә ярдәм итә алмасаң да, һичьюгы җавапны кайдан эзләргә икәнен әйтеп җибәрерлек булсын.
Киңәшем бер генә — бала белән бергә кабат укырга кереп, мәктәпне бергә тәмамлау кирәк. Бергә дәрес әзерләү түгел, ә баланың дәреслеге белән танышып, ниләр укыганын белеп бару хәерле.
Уку, белем алу — ул көн саен эшкә барып эшләүдән күпкә авыррак, балаларыбызның хезмәте күпкә катлаулы бит. Үзебез ярдәм итик. «Кызым, укы әле син. Уку — авыр, түзеп тор. Эшли башлагач, тормыш җиңеләя ул», — дип әйтә иде безгә өлкәннәр.
«Баланы җиңелә белергә дә өйрәтик»
Ләкин! Иң мөһиме — кешене җиңелә белергә өйрәтергә кирәктер. Гел бишкә генә укыган, укуда югары уңышларга гына ирешкән бала, тормышта югалып та калырга мөмкин. Ә бит башлы кеше акыллы да булырга тиеш.
Мәсәлән, гомере буе Олимпиадага, дөнья чемпионатына әзерләнеп яшәгән спортчы да, финалга җиткәч, секундның йөздән бер өлешен оттырып, икенче, бишенче, унынчы урынга кала. Олимпиада чемпионы бер генә була! Гадәттә, яхшы укучылар 98, 99 балл җыюны җиңелү дип кабул итә. Ул бит йөзгә өметләнгән иде. Начаррак укучылар 99га «ах» итсә, отличниклар өчен бу фаҗига булырга мөмкин икән. Бәхет — тормышның үзендә, салават күперендә, кар бөртекләрендә, әти-әниең, балаларың, гаиләңдә, яратуда һәм яратылуда, шуны тоемлауны аңлатырга кирәк, минемчә.
Карап торышка «отличник та булмаган» егет, шәпләп кенә мәсьәләләрне чишә, төрле өлкәләрдәге сорауларга җавап бирә, үз фикерен аңлаешлы итеп әйтә ала икән — укытучыга күңелле, укучы да сөенә, ата-анасы да горурлана.
Бала тормыш итү, кирәк вакытта артка китеп тору осталыгына ия булса хәерле. «Артка китеп, алга барып була» — ул шуны да белсен. Гел ак һәм кара гына булмаган кебек, көндәлек тормышта да төрле хәлләр була. Югары уку йортына кереп укый башлауга ук, бөтенләй башка төрле студент тормышы китә. Зачеткага гел бишле яки дүртле генә алуны өмет иткән кеше, бик кыен хәлдә калырга мөмкин. Шуңа күрә көндәлектә өчлесе дә бишлесе дә, тормышта ачысы да төчесе дә булуын яшьтән үк аңлату хәерледер.
Кызларга егетләр белән, егетләргә кызлар белән аралашу да арткы планга калмасын, кеше сәламәт тә булсын. «Алтын урталык» табыйк. Мин менә шулайрак уйлыйм инде, әлбәттә, һәркемнең үз тәҗрибәсе…