news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист Искәндәр Сираҗи каз итен дөрес итеп ашарга өйрәтә

Аның тәмләп каз ашаганын хатыны видеога төшергән.

news_top
Журналист Искәндәр Сираҗи каз итен дөрес итеп ашарга өйрәтә
видеодан скриншот

Журналист Искәндәр Сираҗиның каз итен тәмләп ашаганын хатыны Эльмира видеога төшергән.

Видеода ул казның скелетындагы итләрен ашарга яратуын әйтә. Журналист каз итен анар соусы, слива һәм айва кайнатмалары белән ашап күрсәтә. Шулай ук каз итенең виноград белән дә тәмле булачагын әйтә.

«Сезнең моннан да тәмле әйбер ашаганыгыз юк. Айва вареньесы белән иң тәмлесе булды», — ди ул.

«Менә шушылай ашаталар да, аннары юанаясың, диләр. Рәхәт тормыштан инде, җәмәгать», — ди Искәндәр Сираҗи.

«Тәмләп ашау бәйгесе оештырылса, Искәндәргә тиңнәр булмаячак! Икенче урын бер улына биреләчәк, исемен белмим, ул да кызыктырып ашый белә»;

«Шулкадәр тәмле итеп ашыйсыз, авыздан сулар килде хәтта, ашаган кебек булдык»:

«Авызына каратып, җайлап кына бер кисәк каз итен шудыра гына, җитмәсә, һәрберсе белән дә тәмле, ди. Симертеп бетердең бит инде тәм-том ашатып»;

«Сыйлана да белә дә инде, Искәндәр абзый! Гурман прәме!» — дип комментарий калдырган видеоны караучылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар