news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист Илфат Фәйзрахманов: «Ярдәм итегез!»

Урамга да чыгарга ярамаган быелгы кискен шартларда безнең бакчабыз кул сузымында гына, дип сөйли журналист.

news_top
Журналист Илфат Фәйзрахманов: «Ярдәм итегез!»
Рамил Гали

ТНВда озак еллар алып баручы булып эшләгән, хәзер «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире булган Илфат Фәйзрахманов «Ярдәм итегез!» дигән пост чыгарган.

Ул помидорларын видеога төшерә һәм сөйли: «Бик үзенчәлекле килде бу ел. Башка елларда үсентеләрне теплицаларга күчереп утырта идек, быел анда хәтта суганнар да үсә алмыйча, саргаеп утыралар. Балконга да куя алмыйбыз — анда да салкын. Аның каравы, урамга да чыгарга ярамаган быелгы кискен шартларда безнең бакчабыз кул сузымында гына. Шунда йоклыйбыз, шунда яшибез.

Тик менә бер киңәш кирәк, җәмәгать. Хәзерге шартларда нәрсә эшләргә? Һәр агротехник чараның бит вакыты бар. Тырмаларга, арасын йомшартырга, төпләренә өяргәме, корткычларга, чүп үләннәренә каршы нинди препаратлар кулланырга? Пестицидлар, гербицидлар кирәкме? Арагызда бакчачы, агроном галимнәр бардыр. Мин сездән киңәш көтәм.

Аннары, вируслар дөмеккәч, яшелчәләр өлгергәч, мин сезне кунакка көтәм!» — ди ул.

Укучылары гына киңәшләрне аз биргән. «Тапшыру булды бу», «Борчыласы юк, карантин бушка китмәгән», — дип шаяртып язганнар. Дөрес, кайберәүләре: «Аз-азлап җир өстәргә», «Башта су сибеп, аларга гуматлы ашламалар кертергә була», — дип язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар