Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Илфат Фәйзрахманов оныкларын татарча сөйләштерү өчен көрәшә

Журналист оныклары белән видео төшергән.

news_top_970_100
Журналист Илфат Фәйзрахманов оныкларын татарча сөйләштерү өчен көрәшә
Рамил Гали

«Оныклар белән уйнап алдым. Мине гел монстр итеп сайлап куялар, охшап торам ахры. Аларның законы үзләренчә, килешми булмый. Мин куам, алар кача. Тик татар баласы итеп үстерү җиңел түгел, урысчага каералар. Минем белән татарча гына тиешлеген аңлыйлар үзе», — дип язган ул.

Видеода журналист өч оныгы белән уйный. «Мөхәммәт, Адилә, Кәрим, сәлам әйт. Бала-чагалар, татарча гына сөйләшергә сүз бирәсезме?», — дип сораганга оныклары «юк» дип җавап бирә.

«Менә шушындый замана балалары. Русча сөйләшергә маташалар, татарча сөйләшмәскә тырышалар. Нишлисең, татарча сөйләштерү өчен тырышырга, көрәшергә кирәк», — ди бабай оныклары турында.

«Бездә дә шул ук хәл. Татар гимназиясендә укыйлар. Үзара гел русча сөйләшәләр. Татарчалары да туры тәрҗемә. Гел бәйләнеп торасы да килми. Усал дәү әни янына кайтмыйбыз дисәләр бер көнне. Аллага тапшырган инде»,

«Шәһәрдә сөйләшмәсләр инде ул татарча. Безнең чеп-чи татар авылында бакчадан кайтучы балалар русча сөйләшеп кайталар. Хәтта елаганда да русча сүзләр чыга. Бер — ике ел элек беренче класста укучы күрше малаена әйтәм, ник татарча сөйләшмисең, син бит татар малае, дим. Ул әйтә: «Безнең ЕГЭ бирәсе бар!» кебек комментарийлар калдырганнар.

«Бәйләнеп түгел. Үзеңә русча дәшмәскә, русча дәшсәләр ишетмәскә. Минекеләр минем белән татарча кирәген беләләр. Белмәгәнне русча әйтәләр дә, мин төзәткәч кабатлыйлар», — дип җавап биргән журналист виртуаль дусларына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100