news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист хатын һәм аның ун яшьлек улы коточкыч авариядә үлгән

Дагыстан журналистының машинасы Калмыкиядә йөк машинасына бәрелгән.

news_top
Журналист хатын һәм аның ун яшьлек улы коточкыч авариядә үлгән
https://vk.com/mvd08

4 ноябрьдә 20.20 сәгатьтә Калмыкиянең Черноземелье районында юл һәлакәте була. Биредә Дагыстаннан килгән журналист Наталья Захарова һәм аның ун яшьлек улы үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Яшкуль-Комсомольский трассасында «Камаз» белән «Opel Meriva» машиналары бәрелешә. Җиңел машинада Дагыстан дәүләт университетының элеккеге матбугат сәркатибе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Наталья Захарова белән аның улы була.

Бала урында ук үлә, машина белән идарә итүче Наталья Захарова имгәнә һәм хастаханәдә вафат була.

Мәскәүдә Натальяның балигъ булмаган кызы Варя кала. 14 яшьлек кыз башкалада әбисе белән яши.

Захарова Дагыстанда пикетлары һәм акцияләре белән дә билгеле була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар