Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Гөлнур Сафиуллина: «Мин бу дөньяны ансыз күз алдына китерергә әзер түгел…»

Журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина ВКонтакте сәхифәсендә күңел халәтенең моңсу чагы белән уртаклашкан.

news_top_970_100
Журналист Гөлнур Сафиуллина: «Мин бу дөньяны ансыз күз алдына китерергә әзер түгел…»
https://vk.com/id357981739

«— Вакыт килеп җитте ахрысы, нәнә…

— Шулай дисеңме, әби?

— Шулай… Инде ничек тә ансат кына китәсе иде. Тиз генә…

— Мин үзем исән булганда сине догадан калдырмам, әби…

— Рәхмәт, нәнә, беләм…

Күрше әби белән үлем турында сөйләшәбез. Аның хакында менә шулай җиңел итеп — урамдагы һава торышы, бүген кичкә пешерәсе аш турында гәпләшкән кебек тыныч кына сөйләшеп буладыр дип белми идем. «Ул хакта уйлама әле», — дигән сүзләрне мин дә әйтмим, ул да көтми. Барысы да ике икең дүрт булган кебек ачык, аңлаешлы… Әмма мин бу дөньяны ансыз күз алдына китерергә әзер түгел әле. Терел, әби!

Бу көн һәрберебезгә яхшы хәбәрләр генә алып килсен!» — дип язган ул.

Амин. Барчабызның да якыннары исән-сау, күңелләребез тыныч булсын иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100